Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бакчаны яңа сезонга әзерлибез

Яз – кышкы йокыдан уяну һәм дача участогында туфракны һәм үсемлекләрне яңа сезонга әзерләү чоры.

Яз көне кояш шактый яктырта, кояш нурлары ылыслы агачларның ябалдашларына зыян китерергә мөмкин, бигрәк тә җирдә яктылык чагылдыручы кар ятканда. Әгәр яшь агачлар ачык урыннарда урнашкан икән, аларның ботакларын ультрафиолеттан саклау яхшы. Ябалдашларны капчык яки иске япмалар белән капларга мөмкин. Тәбәнәк агачлар өчен махсус саклагыч калканнар ясарга була. Кар эреп беткәч, саклагычларны алып ташларга да мөмкин.

Ылыслы агачларны карау. Мөмкинлек булганда, ылыслы агачларның тамыр астына җылы су сибү киңәш ителә. Бу тамырлар тирәсендә туң җирне эретергә һәм үсемлекләрне сусызланудан сакларга ярдәм итәчәк.

Җимеш агачларын карау. Иң элек ботаклардан көздән калган  җимешләрне җыярга кирәк. Әгәр дә агач ботаклары көздән агартылмаган булса, моны яз башында эшләргә кирәк. Бу агач кайрыларын кояшта янудан, җылы көннәр башлану белән барлыкка киләчәк зарарлы корткычлардан саклый (2 кг известь + 100 г бакыр купоросы + 20 г җилем/10 л су).

Шулай ук, кар яуганчы, җимеш агачларының ботакларын кисү белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Бу өстәмә үсентеләрне бетерергә генә түгел, ә ябалдашның биеклеген һәм формасын дөрес формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Ябалдашны берничә елга бер тапкыр формалаштырырга кирәк. Ел саен ботакларны кисү агачны зәгыйфьләндерергә һәм уңышның кимүенә китерергә мөмкин. Һава температурасы 5-6 градустан югарырак күтәрелгәч, җимеш агачлары ботакларына корткычларга һәм авыруларга каршы махсус инсектицидлар (мәсәлән, Биостоп, Ризоплан, Псевдобактерин-2, фитоспорин-м) сиптерергә кирәк. Моны агач яфрак ярганчы эшләү мөһим.

Әгәр бакчада кыш көне кар күп яуган булса һәм март аенда ул кинәт эри башласа, җирдә суның туктап калуына юл куярга ярамый. Кечкенә канаулар казып, участоктан суны агызырга кирәк. Югыйсә су баскан урында агач тамырлары «сулый» алмый.

Элпә астында конденсат тупланмасын өчен һәм үсемлекләрне чыныктыру өчен кояшлы көннәрдә роза һәм башка җылылык сөюче чәчәкләрне ача башларга мөмкин.

Март ахырына таба нәркис һәм лаләләрнең суганчаларын япма материаллардан азат итәргә була. Бу чәчәкләр төнге салкыннардан курыкмый.

Гүзәл Хөсәенова,

ФГБУ «Россельхозцентр»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X