Матәм көне булу сәбәпле Татарстанда 1 ноябрьдә күңел ачу чаралары узмаячак

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бүген илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле. Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бүген илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле.



Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17 - балалар.


Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 1 ноябрьгә планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары үткәрелми яки башка көнгә күчерелә. Мәсәлән, "Пирамида" комплексында узарга тиешле «Resonance» симфоник оркестр концерты 4 ноябрьгә күчерелә. Г.Камал исемендәге театр да якшәмбе көнне күрсәтелергә тиеш "Мәхәббәт FM» спектакленең башка көнгә күчерелүе турында хәбәр итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 13 апрель 2020 - 15:22
    8719
    0
    1
  • 13 апрель 2020 - 15:21
    7795
    0
    1
  • 5 июль 2019 - 10:49
    Уведомления В соответствии со ст. 62 Избирательного кодекса Республики Татарстан № 21 –ЗРТ от 07.05.2007 редакция газеты Идел таннары (Волжские зори) (свидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01032 от 16 мая 2013 года) информирует, что общий объем бесплатной печатной площади, предоставляемой для проведения предвыборной агитации, в период с 10.08.2019 и до 0 часов 07.09.2019 составляет 2752 кв. см.
    7735
    0
    1