Илсөя Бәдретдинова: "Гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде"

Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...

Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп бәрелә...


15 яшьлек сеңлем Алсуның, 10 яшьлек энем Надирның гомере шул минутта өзелә. Җизни дә, апа да исән-сау, шөкер...

Кияүгә чыккач, озак бәби таба алмады апа. Йөрмәгән табибы, эчмәгән даруы калмады. Көне-төне Ходайга ялвара торгач, бөтенебез өчен могҗиза булып, Алсуыбыз туды. Аннан - Надирыбыз. Бер елны корбан чалмыйча, ураза тотмыйча калмады апа. Җае чыккан саен Коръән укытып: «Мин Ходаема мең рәхмәтле. Шундый матур балалар бирде. Бәхетле булырлар, мин бит аларны ялварып сорап алдым», - дия торган иде.

Чынлап та, үрнәк гаилә иде алар. Беркемгә зыяны тигән кешеләр түгел. Куркыныч кино кара­ган кебек булды ул көннәр. Әлегә кадәр җизнине дә, апаны да тынычландырып булмый.

Ни өчен? Ул сабыйларның ни гөнаһы бар? Кемгә нәрсә эшләгән алар? Гомере буе кемнедер рәнҗеткән, туктаусыз аракы эчкән, хатынын, балаларын, әнисен кыйный торган ир-атлар, балаларының барлыгын да белми торган аналар ник яши? Минем танышларым арасында гына да күпме «кан эчүче» адәмнәр! Үзләре дә яшәми, кешене дә яшәтмиләр. Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән? Тик ни генә дисәгез дә, мин бу гаделсезлекне аңламыйм.

Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 13 апрель 2020 - 15:22
    8452
    0
    1
  • 13 апрель 2020 - 15:21
    7622
    0
    1
  • 5 июль 2019 - 10:49
    Уведомления В соответствии со ст. 62 Избирательного кодекса Республики Татарстан № 21 –ЗРТ от 07.05.2007 редакция газеты Идел таннары (Волжские зори) (свидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01032 от 16 мая 2013 года) информирует, что общий объем бесплатной печатной площади, предоставляемой для проведения предвыборной агитации, в период с 10.08.2019 и до 0 часов 07.09.2019 составляет 2752 кв. см.
    7521
    0
    1
  • 16 июнь 2021 - 15:31
    Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер Бу хакта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында хәбәр итте.
    25
    0
    0