Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Яр Чаллыда эшче 19 каттан егылып харап булган

Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең...

Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең 2нче өлеше ("Төзелеш эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу") буенча эш кузгатылган.

Фаразлар буенча, ир-ат төзелә торган йортның 19нчы катында монтажлау-төзелеш эшләре башкарган. Мизгелләрнең берсендә ул ычкынып аска төшеп киткән һәм имгәнүләрдән шунда ук җан биргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең ни рәвешле килеп чыгуы ачыклана. Җинаять эшнен тикшерү дәвам иттерелә, диелә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев