Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Коточкыч фаҗига: 13 яшьлек малай үлгән

Туапсе районында ВАЗ-21073 шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә ВАЗ-21140 машинасы менә. Ул 13 яшьлек малайны, аның апасын һәм автоинспекторны бәрдереп китә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек...

Туапсе районында ВАЗ-21073 шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана.

Бәхеткә, беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә ВАЗ-21140 машинасы менә. Ул 13 яшьлек малайны, аның апасын һәм автоинспекторны бәрдереп китә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек белән бара торган булган һәм шулай ук руль белән идарә итә алмыйча, юл читендә торучылар өстенә менгән. Хәзерге вакытта ул кулга алынган. Тикшерү бара. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай вакыйга булган урында ук үлә, кызны һәм автоинспекторны хастаханәгә алып китәләр. Соңрак хастаханәдә автоинспекторның да гомере өзелә. Ачыкланганча, яшүсмер апасы белән Кара диңгез буена ял итәргә барган була.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев