Корбан чалу - фарыз гамәл
Корбан нәрсә ул? Гарәп телендәге мәгънәсе ягыннан "корбан" сүзе "карубә" фигыленнән килеп чыккан һәм "нәрсәгә дә булса якынлашу" мәгънәсенә ия. Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә корбан чалу. Корбан чалу кемгә тиешле? Корбан гаете көннәрендә корбан терлеген сатып алу мөмкинлеге булган...
Корбан нәрсә ул?
Гарәп телендәге мәгънәсе ягыннан "корбан" сүзе "карубә" фигыленнән килеп чыккан һәм "нәрсәгә дә булса якынлашу" мәгънәсенә ия.
Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә корбан чалу.
Корбан чалу кемгә тиешле? Корбан гаете көннәрендә корбан терлеген сатып алу мөмкинлеге булган кеше корбан чалырга тиеш. Аллаһының илчесе галәйһиссәләм кисәтеп үгетләгән: "Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын". Корбан чалу гает намазыннан соң үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр корбан чалынган булса, ул корбан чалу үтәлгән дип саналмый. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисендә әйтелә: "Бу көнне без башлаган беренче нәрсә - гает намазын үтәрбез, аннан соң кайтырбыз һәм корбан чалырбыз, кем болай эшли, шул безнең юлыбыздан барыр, ә кем гаеткә кадәр корбан чала, (шуның чалынган корбаны) гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс". Корбан өч көн дәвамында чалына: гает көнне һәм аннан соңгы ике көн. Корбанны үзең чалсаң хәерлерәк. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында чала алмыйсың икән, корбан чалуны башка кешегә тапшырырга мөмкин. Ләкин өч шартны үтәргә кирәк: 1.Корбан чалуны үтәүчедә аны тапшырган кешенең исеменнән чалу нияте булырга тиеш һәм корбан чалуны үтәүче "Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит" дип әйтсә, яхшырак. 2.Корбан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш. 3. Корбан чалган өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел. Хайваннардан корбан чалырга рөхсәт ителгәннәре - биш яшьлек дөя; ике яшьлек сыер яки үгез; бер яшьлек яки алты айлык (әгәр кыяфәте белән бер яшьлеккә охшаш булса) кәҗә яки тәкә. Хайванның нинди физик кимчелекләре яки гариплекләре булганда, аны корбан чалырга рөхсәт ителми? Беренчедән, ачыктан-ачык авыру хайван; икенчедән, дөм сукыр; өченчедән, аксак; ашарга яраклы нинди дә булса әгъзасы (мәсәлән, койрыгы) булмаган хайван. Шуңа күрә мөгезләре киселгән, яки печтерелгән хайван корбан чалу өчен туры килә. Корбан чалынган хайванның сөякләрен күмергә кирәкме? Әгәр сөякләр теләсә кайда ятмасалар, күмү иҗтыяҗы юк. Аллаһ Коръәннең "Хаҗ" сүрәсендә, 37 нче аятьтә әйтте: "Ит тә, кан да Аллаһыга барып җитмиләр. Ләкин сезнең тәкъвалыгыгыз барып җитә". Ягъни кайсы зат яки нәрсә өчен ниятләп аны корбан чалуыгыз. Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк: өчтән берен үзеңә калдырырга һәм бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен- туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә һәм калган өчтән берен сакларга калдырырга. Ә тиресенә килгәндә, аны сатарга, ә акчасын садака итеп бирергә мөмкин. Шулай ук бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый. Корбан чалганда хайванны кыйбла тарафыннан юнәлтү вәҗипме? Корбан чалганда хайванны һәрвакыт кыйбла тарафына юнәлтергә. Шулай ук корбан чалганда хайванны саклык белән сул ягына яткырырга һәм башын күтәреп кую дөрес санала.
Мөһим искәрмәләр:
Җан биргәнгә кадәр хайванны тунарга ярамый. Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1дән 7гә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да корбан чалуы дөрес түгел дип санала. Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда утырып йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми. Корбан чалу юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗип түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев