Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезнең барчагызны да Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйм. Әлеге бөек бәйрәм күңелләрдә аерым хисләр уята. Якыныңа ярдәм итүче дә, әлеге ярдәмне алучы да шатлык хисе кичерә, чөнки шәфкатьлелек дөньяда игелеклелек санын арттыра. Корбан бәйрәме кешеләрне берләштерә, аларга рухи берлекне, үзара ярдәмләшүне тоярга ярдәм итә. Бу көннәрдә мөселманнар бер-берсенә...

Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезнең барчагызны да Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйм. Әлеге бөек бәйрәм күңелләрдә аерым хисләр уята. Якыныңа ярдәм итүче дә, әлеге ярдәмне алучы да шатлык хисе кичерә, чөнки шәфкатьлелек дөньяда игелеклелек санын арттыра. Корбан бәйрәме кешеләрне берләштерә, аларга рухи берлекне, үзара ярдәмләшүне тоярга ярдәм итә. Бу көннәрдә мөселманнар бер-берсенә кунакка йөри, һәр йортта бәйрәм табыны әзерләнә, догалар укыла һәм изге теләкләр җиткерелә. Мәхәббәт һәм бердәмлек, ярлыкауны үтенү һәм кичерә белү нигезе булган иман кешеләрне рухи яктан берләштерә һәм көчле халыкка әверелдерә.
Сезгә чын күңелдән тынычлык, нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы телим. Корбан бәйрәме һәр йортка шатлык алып килсен, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм үзара килешү артып торсын.
З.Г. Гарәфиев муниципаль район башлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 8 октябрь 2021 - 13:38
    Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел
    Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы территориясендә 6 мең пенсия яшендәге граңданин яши. Аларның 166сы – ялгыз, 669ы – ялгыз яшәүче, 1870 кеше – 70 яшьтән, 908 граждан – 80 яшьтән, 186 кеше 90 яшьтән өлкән.
    1035
    0
    0
  • 17 сентябрь 2021 - 09:38
    Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды
    14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.
    1807
    0
    0