Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Ходайның ризалыгына ирешик

    Дини бәйрәмнәребез Ходайның рәхмәте белән безне сөендереп тора. Барыбыз өчен дә мөхтәрәм булган Рамазан аен да уздырдык. Инде Корбан гаете дә җитте. Бу уңайдан районда яшәүче мөселман кардәшләребезне кызыксындырган сорауларга җавапны без район имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт белән бергә табарга тырышачакбыз.

    - Галимулла хәзрәт, корбан сүзенең мәгънәсен аңлатып үтсәгез иде.

    - Корбан "карубә" дигән сүзнең аңлатмасыннан килеп чыккан һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. Аллаһы Коръәндә (әз - «Зәрийәт» сүрәсе, 56нчы аять). "Адәм балаларын һәм җеннәрне фәкать миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым" ди. Корбан чалу гыйбадәткә керә.

    - Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

    - Халыкта корбанны мулла яки укый белә торган кеше генә чалырга тиеш дип әйтәләр. Иң дөресе - аны ихлас күңедән булган теләсә нинди мөселман кешесе (хатын-кыздан башка) чала ала. Шарты да катлаулы түгел: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип чалырга кирәк. Һәр мөселман үзенә-үзе чалса хәерлерәк. Шуңа күрә кемнедер алып килү кирәк түгел һәм ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Кемнең укыйсы килсә, шул укый, анысы мәҗбүри түгел.

    - Хайванны сайлаганда булган таләпләр турында да аңлатып китегез әле.

    - Корбанлык хайванның зур кимчелекләре булырга тиеш түгел. Мәсәлән, төптән колагы яки койрыгы киселгән, сукыр, мөгезе, тешләре төшкән, шулай ук зәгыйфь хәлдә, ягъни авыру, аксак, кыйналган хайваннар ярамый. Колакның очы гына кисек булу, малның печелгән булуы - кимчелеккә керми. Шулай да яхшырак малны сайларга кирәк.

    - Кеше гомерендә корбан чалу ничә тапкыр башкарылырга тиеш?

    - Мөмкинчелеге була икән, һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселманга ел саен корбан чалу вәҗиб. Чалганда кайбер кешеләр бер елда үз исеменә, икенчесендә хатынына, өченче елга баласына атап чала. Шәригатьтә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам сөннәтенә карасак, ул фәкать гел үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән чалган. Ир кеше гаиләдә хуҗа һәм ул корбанны үз исеменнән чала икән, ул шушы гаилә исеменнән була инде, ягъни гаилә өстеннән дә корбан чалу җаваплылыгы төшә.

    - Корбан чалу йоласы вакыт белән чикләнәме?

    - Бәйрәм намазы укылгач ук корбан чалу эшләре башлана һәм өч көннән соң, кояш баегач кына төгәлләнә. Беренче көн корбан чалу өчен иң яхшы көн санала. Бу йоланы көннең теләсә кайсы вакытында да үтәргә ярый, дип саныйлар. Әгәр дә мөселман мәчеттә иртәнге бәйрәм намазы төгәлләнгәнче малны корбанлык дип чалса, ул корбан дип исәпләнмичә, гадәттәгечә иткә суелган мал кебек санала. Мәчет булмаган, бәйрәм намазы укылмаган авылларда корбан иртәнге шәфакь нуры күренгәч чалына башлый.

    - Галимулла хәзрәт, яшерен-батырын түгел, халыкта корбанлык малга бәяне кыйммәт куялар дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шәригать буенча корбанлык хайванның бәясен сатулашырга да ярамый. Бу хакта ни диярсез?

    - Әйе, кызганычка каршы, бу шулай. Кемдер шушы изге айда да акча, чөнки малга сорау зур, үзенчә бизнес эшләп калырга омтыла. Ә бит бу изге бәйрәмебез, туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашу, аралашу, бергәләп изге гамәлләр кылу көне. Аларның күбесе корбан чалу өчен шәһәрдән кайта. Әлбәттә, саткан кешегә дә, алган кешегә дә рәнҗү булмасын өчен сату бәясенә алтын урталык, система кертәсе иде. Киңәш итеп әйтәм, моннан бер генә кеше баемас та, бөлмәс тә, бер-беребезгә изгелек эшләүне максат итеп куйсак иде. Ходай юмартларны яраткан, сатып алучының рәхмәтен алсагыз, Ходай Тәгалә калган малларыгызга да бәрәкәт бирер.

    ИРТӘНГЕ НАМАЗ СӘГ. 7.00; ГАЕТ НАМАЗЫ 8.15 СӘГАТЬТӘ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: