30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылындагы күчмә пунктында китапханәче Надия Байдамшина китап күргәзмә белән таныштырды
Олы Карамал авыл китапханәсенең Бәрлегуҗа авылындагы күчмә пунктында китапханәче Надия Байдамшина әдип иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. 17гыйнварда Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевка 90 яшь тулган булыр иде.
-
Кама Тамагы районы Келәнче авылы китапханәсендә дәрес-әңгәмә үткәрелде
Келәнче авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә 1-3 сыйныф укучылары өчен балалар шагыйре Хакимҗан Халиков иҗатына багышланган дәрес-әңгәмә үткәрде. Китапханәче Алсинә Әхмәтҗанова балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.
-
Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы китапханәсендә интеллектуаль уен оештырдылар
Быел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой Елы игълан ителде. Кече Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе Рәсимә Сабирова кышкы каникул көннәрендә студентлар өчен Лев Толстой иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырды. Яшьләр белемнәрен яңартты , файдалы һәм күңелле итеп ял вакытларын үткәрде.