24 июнь 2015 яңалыклары
-
Җиләк җыйганда елан чаккан
Әлеге хәл Чаллыда була. Табиблар шәһәрдә моның беренче генә очрак булуын җиткергән. Шәһәрнең 56 яшьлек хатын-кызы үзенең бакча биләмәсе янында җиләк җыярга була. Көтмәгәндә ул кинәт кенә кулында авырту тоя. шуннан соң гына үзен чаккан еланны да күреп ала. Хастаханәгә үзе барып җиткән хатын-кызга тиз арада ярдәм күрсәтелә. Гомеренә бернинди...
-
Үзенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бер азнакайлы банк картасында булган 99 мең сум акчасыннан колак каккан
Хокук саклау органнары безне социаль мошенниклар кармагына капмас өчен бертуктамый кисәтеп торсалар да, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Үзенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бер азнакайлы банк картасында булган 99 мең сум акчасыннан колак каккан. Кесә караклары да йоклап ятмый. Автобус тукталышында торганда берәүнең сумкасын талап алып...
-
Исерек ир-егет һәм сигез яшьлек малай суга батып үлгән
Әлеге фаҗига Степной Зәй елгасында була. Кичә иртә белән, Русс Акташы авылында 27 яшьлек ир-егет һәм 8 яшьлек малай суга батып үлгәннәр. Һәлак булган баланың әнисенең сүзләре буенча, исерек ир-егет малайны Степной Зәй елгасына су коенырга алып бара. Суга кергәннән соң, аларның икесе дә аннан кире йөзеп чыкмый. Соңрак аларның...
-
Пушкинга багышланган чара
Бүген халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучылар өчен хезмәт инструкторы Әлфия Гыймадиева Россиядә Пушкин көненә багышланган чара үткәрде. Чара танып белү-уен формасында булды. Анда катнашучылар А.С. Пушкит биографиясендә, аның тормышында һәм иҗаты турында, шулай ук аның Җир шарының төрле почмакларында яшәүче дәвамчылары турында күп кенә кызыклы фактлар белде.