21 март 2015 яңалыклары
-
Иртәгә үзсалым буенча референдум үткәрелә
Иртәгә 22 мартта, район үзәгеннән кала барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үткәрелә. Сайлау участоклары 7дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзсалым вакытында җыелган акча җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылачак.
-
1 апрельгә кадәр вакытлы басмаларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин
1 апрельгә кадәр вакытлы басмаларга агымдагы елның беренче ярты еллыгы бәясе буенча язылырга була. "Идел таңнары" ("Волжские зори") район газетасына 6 айга язылу бәясе физик затлар өчен 444 сум. Почта тарифлары һәм газета кәгазенә бәя артуга бәйле рәвештә 1 апрельдән язылу бәясе 90 сумга артачак. Әле вакыт бар, сезгә үзегез...
-
Сыйныф сәгате
21 мартта Тәмте урта мәктәбендә 2015 елда Казанда спортның су төрләре буннча дөнья чемпионатына әзерләнүгә юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Иске Казиле авыл җирлегендә ветераннарга бүләкләр тапшырылды
20 мартта Иске Казиле авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы медальләре тапшырылды. Авыл җирлегендә яшәүче 27 ветеранны якынлашыпи килүче истәлекле дата белән Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев, МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан шәйморзин, "Каратал" ТОС җитәкчесе Мансур Гыймадиев котлады. Ветераннарга тыныч күк йөзе, сәламәтлек, туганнары...
-
Кадетлар өчен татар теле буенча халыкара олимпиада
Кадет мәктәбенең 18 укучысы РФ һәм чит ил укучылары өчен татар теле буенча "Татар Теле-ИНФО" дип исемләнгән халыкара дистанцион олимпиадада катнашты. Иртәнге линейкада мәктәп директоры Александр Ильин җиңүчеләр Денис Шарло, Эльмир Кироворученко һәм Иван Зубковка дипломнар тапшырды. Шулай ук олимпиада катнашкан Владислав Коннов, Ирек Зәйнуллин, Кирилл Кузьмин, Никита Селехметьев, Адел...