Декабрь аенда һава торышының нинди булачагын әйткәннәр
Декабрь аенда кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Карның бик аз һәм сирәк явачагы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләп үткән.