14 апрель 2017 яңалыклары
-
Чаллы авылында туып үскән танылган җырлар авторы, шагыйрә Гөлфия Шакирова Кама Тамагы районы турында яңа шигырь иҗат иткән
Күптән түгел композитор Наил Нуруллин бу шигырьгә көй язган. Җырчы Илназ Мифтахов исә җырны үз репертуарына керткән. Их, ул Кама Тамагы Идел, Кама елгасының Кушылган киң ур(ы)нында. Тау ягы диеп йөртәләр, Безнең төбәк турында. Кушымта Җанга якын, газиз бит ул Һәркемнең туган ягы. Моң булып җырыма күчкән, Их, ул Кама...
-
Кама Тамагы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Туфан Миңнуллин музеенда булды + фото
Музей хезмәткәре Гөлчәчәк Гыймадиева танылган драматург, прозаик, публицистның музей экспозицияләре белән таныштырды. Аннары балалар Туфан Габдулла улының "Гөргөри кияүләре" пьесасы буенча телевизион спектакль карады. Спектакль аларга бик ошады, уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
-
Кама Тамагы районы Затон урта мәктәбе укучылары “Мин татарча сөйләшәм!” республика-күләм акциясендә катнаштылар + фото
"Мин татарча сөйләшәм!" республика-күләм акция кысаларында В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе укучылары татар теле укытучылары Э. Лизунина, М. Дәминова, З. Зарифуллина, Ф. Зәйнетдинова белән төрле җәмгыять оешмаларында булдылар. Акциянең максаты - татарча аралашуга өндәү һәм татар телен, дәүләт теле буларак, куллану тирәлеген киңәйтү. Барлык оешмаларда да укучыларны җылы каршы алдылар....