Галимулла хәзрәт Яруллин каматамагылыларны Ураза бәйрәме белән котлый
Әссәләмүгаләйкүм,
хөрмәтле дин кардәшләр!
Ураза гаете мөбарәк булсын, тоткан уразаларыбызны, укылган Тәравих намазларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Гает бәйрәме 3 көн дәвам итә. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим, балаларыгыз һәм оныкларыгыз үзегезгә дога кылучылар булса иде.
Гает намазына кадәр биргән фитыр сәдакаларыбыз кабул булсын.