17 июнь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән уртача баллны яхшыртты
Агымдагы елда район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән уртача баллны яхшыртты - 69,6, узган ел - 68,5 булган. Затон, Олы Кариле, Кама Тамагындагы ике мәктәп чыгарылышларының баллары район күрсәткеченнән югарырак. База дәрәҗәсендә математикадан БДИ уртача баллы узган ел 4,2 булса, быел - 4,46. Тәмте, Олы Кариле һәм Иске Казиле...
-
Кама Тамагы районы туган як музее июнь аеннан ялларсыз эшли
- Без кунакларны һәр шимбә һәм якшәмбе көнне сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр көтеп калабыз, - ди музей директоры Рәсимә Идиятова. - Хәзер районда яшәүчеләр һәм кунаклар экспонатлар белән ял көннәрендә дә таныша ала.
-
Кама Тамагы районы мәдәният йорты сәхнәсендә “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең район йомгаклау туры булып узды фоторепортаж
Ике сәгать дәвамында тамашачылар җыр һәм музыка дөньясында булдылар. Хөрмәтле ветераннарыбыз үз чыгышлары белән кабат сөендерделәр. Алар безгә тормышта һәм хезмәттә генә түгел, сәхнәдә дә үрнәк. Иң мөһиме - барлык җырлар да баянга кушылып башкарылды, бу барыбызның да күңеленә хуш килде. Гармун моңы агылганда барысын да онытасың, күңел сихри моңга...
-
Кама Тамагы районы Абыз авылында (Менглич) “Авылдашлар очрашуы” булды
Әлеге авыл Олы Салтык авыл җирлегендә исәпләнсә дә, бүгенгесе көндә юкка чыккан авыллар исемлегендә тора. Үзем дә бу авылдан күченеп киткәнгә утыз елдан артык вакыт узып киткән. Ә бит уйлап карасаң өлкән яшьтәге авылдашларның чыгып киткәненә кайсына алтмыш, кайсына җитмеш еллап икән. Чиккән киндер сөлгеләр, төрле төсле шарлар белән бизәлгән...