7 июнь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле мәктәбен 1976 елда бетергәннәрнең очрашуы булды
3 июнь көне Олы Кариле мәктәбен 1976 елда бетергәннәрнең очрашуы булды. 40 ел гомер узганда киткән. Очрашу мизгелләрен әйтеп аңлатып булмый ,аны курергә кирәк. Очрашуны оештырган Шигапов Әнәскә, Насыйрова Гузәлиягә, Абдуллина Лузиягә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Очрашуга килгән чыгарылыш исеменнән Дания Хуснуллина.
-
Кама Тамагы район башлыгы Павел Лоханов «Якыннарыңны матбугатка яздыр» акциясенә кушылды
Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминның инициативасын хуплап, «Якыннарыңны матбугатка яздыр» акциясенә кушылды. Павел Николаевич 10 пенсионерны газетага яздырды. Күп кенә пенсионерлар газетага язылу ункөнлеге вакытында язылырга өлгергән. Павел Лоханов яздырган пенсионерлар арасында Кама Тамагында яшәүче сугыш ветераны Николай Уртяков, Кирельскийда яшәүче тыл ветераны Сәгыйдә...
-
“НАСКО” иминләү компаниясенең Кама Тамагы филиалы җитәкчесе алышынды
2 июньнән район филиалы белән Тәнзилә Зыятдинова җитәкчелек итә. Тәнзилә Кадыйр кызы берничә ел "Росгосстрах" компаниясендә эшләгән. Соңгы ике елда Бердәм исәп үзәген җитәкләгән. Аны компаниянең төп офисының персонал буенча хезмәт җитәкчесе Азат Габдрахманов тәкъдим итте. Бу уңайдан хезмәттәшләре - Тәтеш һәм Буа районнарындагы филиаллар җитәкчеләре Тәнзилә Кадыйр кызын котладылар...
-
Кама Тамагы 9 сыйныф укучыларының берничә имтихан нәтиҗәсе билгеле булды
Чит телләр буенча 10 имтихан тапшыручы арасыннан бары бер укучы гына имтиханын бирә алмаган. Информатикадан барысы да тапшырган. Бу фәннән "5"леләр һәм "4"леләр күп. Җәмгыять белемен 75 кешедән 8 укучы тапшыра алмаган, өч укучының берсе химиядән һәм әдәбияттан бирә алмаган. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен бу көннәрдә география буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле...