21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
20 гыйнварда Кама Тамагы Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары үткәрелде (фото)
Ике очрашуда да муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашты. Узган ел башкарылган эшләр турында Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин отчет ясады. Көрәледә дүрт урамга вак таш җәяргә кирәк. Ике авылда да суүткәргеч салынган, димәк һәр йортка диярлек су үткәрелгән. Яз башында авыл халкы үзсалым мәсьәләсе буенча референдум үткәрергә планлаштыра....
-
Агымдагы елда Кама Тамагы районында 7 йорт капиталь ремонт буенча республика программасына кертелде
Кама Тамагында Дзержинский урамындагы 14 нче, Комаров урамындагы 2 нче йортларга ремонт ясалачак. Куйбышев Затонда Парк урамы 7, Ленин урамы 7, Гагарин урамы 4, 11, 13 адреслары буенча йортлар, Тенештә Пионер урамы 15 һәм 17 йортлар ремонтланачак.
-
Кама Тамагы район башлыгы Павел Лоханов Затон урта мәктәбендә булды
20 гыйнварда муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Авиамодель түгәрәге җитәкчесе Андрей Серебряковка бүләк картасы тапшыру өчен Затон урта мәктәбендә булды. Түгәрәккә йөрүче укучылар югары нәтиҗәләргә ирешә. Күптән түгел генә авиамодель спорты буенча Казан шәһәрендә үткәрелгән республика ярышларында беренче урынны алган Затон урта мәктәбе укучысы Никита Никифоров та Павел Николаевич кулыннан...
-
Бүген Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябыла
Бүген, 21 гыйнварда Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ябыла. Биредә бүген 10:00-12:00 сәгатьләрдә транспорт өчен хәрәкәт рөхсәт ителмәячәк. Вакытлы уңайсызлык юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү буенча өйрәнүләр уздырылу сәбәпле килеп туган. Өйрәнүләрне коткаручылар үткәрә. Шуннан соң боз кичүе гадәттәге режимда эшли башлый. Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече...
-
Кама Тамагында 2015 елда административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 78 мең сум штраф салган
Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия 2006 елда оешып эшли башлады. Аның төп бурычы - административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Соңгы елларда комиссиянең төгәл һәм яхшы эшләве нәтиҗәсендә, районда яшәүчеләр комиссия членнарын танып кына калмыйча, алар биргән төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен дә төгәлрәк үти башлады. -Әлбәттә, урыннарда закон бозулар...