16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы мәктәпләрендә укучыларга БДИ турында уйларга вакыт
2016 елда БДИда катнашу өчен кирәкле фәннәрне сайлап гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Ә тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырачак фәннәрне билгеләп, гаризаны 1 мартка кадәр язарга тиеш. Гариза үзең белем алган мәктәпкә тапшырыла. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны...
-
Кама Тамагында узган ел тиешенчә бала тәрбияләмәгән ата-аналарга карата 62 административ эш тикшерелгән
Имин булмаган гаиләләрнең яшәү рәвеше балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең һәрчак игътибарында тора. Узган ел 15 утырыш үткәрелгән, анда тиешенчә бала тәрбияләмәгән ата-аналарга карата 62 административ эш, хокук бозган яшүсмерләргә карата 29 административ эш тикшерелгән.
-
2015 елның көзендә Кама Тамагы Бәрлегуҗа фермасы терлекчеләре яңадан эшкә керештеләр
600 баш мөгезле эре терлеге булган Бәрлегуҗа фермасы 2013 елда ябылган иде. Бары 2015 елның көзендә генә терлекчеләр яңадан эшкә керештеләр. Бүген мөгезле эре терлек симертү фермасы белән Гөлинә Насыйбуллина җитәкчелек итә. - Монда яхшы, нык хуҗалык иде, 4 терлекчелек бинасы, хәзер дә кулланылучы суыту җайланмасы, сөт үткәргеч, терлекчеләр бинасы...