12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бүген Кама Тамагы прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
Бу һөнәр хокук саклау органнары системасында әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәрилеге һәм таләпчәнлеге нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын һәм иреген тәэмин итеп канун таләпләрен саклау таләп ителә. Кешеләрнең кануннарга ышануы әнә шуларга бәйле. Прокуратура хезмәткәрләре дәүләт һәм илебездә яшәүчеләр мәнфәгатьләрен яклап үзләренең бурычларын намус белән башкара. Закон сакчылары дигән мактаулы исем...
-
Данир Сабиров кызык өчен Венера Ганиевага өйләнгән!
Популяр юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага өйләнгән. Данир көн дә җырчыга иртәнге аш китерә, өй җыештыра, ашарга пешерә, алар хәтта ваннада бергә юына! Бу галәмәтләр нәрсәне аңлата соң? Хикмәт шунда: Данир Сабиров һәм Венера Ганиева "Данир-Венера" җырына шаян клип төшергән. "Бездә бит халык...
-
Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә
Республика парламенты карары белән республика пенсионерлары өчен 2016 елга яшәү минимумы 7526 сум күләмендә билгеләнгән. Шул уңайдан УПФР пенсионерның яңа яшәү минимумы күләмен исәпкә алып эшләмәүче пенсионерлар пенсиясенә өстәмә исәпли. Өлкән буын вәкилләреннән тыш мондый өстәмәгә инвалид балалар, шулай ук ПФР линиясе буенча туендыручысын югалткан пенсия алучы балалар да хокуклы.
-
Хәзер Кама Тамагы районы Затон мәктәбендә дә скалодром бар
Затон урта мәктәбе "РИТЭК" ОАОның социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесендә откан грантка спорт туризмы буенча дәресләр өчен скалодром җыюга материаллар алган. Скалодром укучыларның әтиләре көче белән җыелган. Яз көне урамда "Баулы парк" ясарга ниятлиләр. Шулай ук бу акчаларга мәктәп өчен 20 чаңгы комплекты алынган.
-
Кама Тамагы штпның К.Маркс урамында бер машинага ут капкан
11 гыйнварда иртәнге сәгать 7.00дә Кама Тамагы штпның К.Маркс урамында бер машинага ут каба. Аның сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана. Вакыйга урынына МЧС, ЮХИДИ, РОВД хезмәткәрләре чакырылган.
-
Исмәгыйль Гыймадиев Кама Тамагы муниципаль район Советы мактау грамотасы белән бүләкләнде
11 гыйнварда киңәйтелгән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе юлламасы нигезендә, озак еллар намуслы хезмәте, районның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен район селекция - нәсел хезмәте җитәкчесе Исмәгыйль Гыймадиев Кама Тамагы муниципаль район Советы мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Кама Тамагында бүгенге көндә социаль куркыныч хәлдә булган 11 гаилә ведомствоара исәбтә тора
Кышкы каникул көннәрендә Лениногорск районы Иске Куак авылында булган янгын фаҗигасе хакында хәбәр республикада яшәүчеләрне тетрәндерде. Биш бала һәм аларның әниләре янып үлде. Гаилә башлыгы авыр хәлдә сырхауханәдә ята. Республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышы үткәрелде. Комиссия рәисе Алексей Песошин...