3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Каматамагылылар финанс грамоталылыкларын тикшерә алалар
Татарстанда республикада яшәүче төрле төркемгә кергән халыкның финанс грамоталыгы дәрәҗәсен билгеләү максатыннан сораштыру үткәрелә. Оештыручылар татарстанлылардан Татарстан Республикасы рәсми сайтының "Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең финанс грамоталыгын арттыру" тематик бүлегендә урнаштырылган анкета сорауларына җавап бирүләрен үтенә. http://tatarstan.ru/rus/fingramota буенча сораштыруда катнашырга мөмкин.
-
Бер ир-ат 102 килограмм акча тапкан (+фотолар)
Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат гадәти булмаган хәзинәгә табып алган. Аның табылдыгы хакында мәгълүмат социаль челтәрдә пәйда булган. Табылдыгы да шаккатарлык шул: совет чоры акчалары белән шыплап тулган пластик контейнерны ул күмеп куелган урыннан табып алган. Авырлыгы - 102 килограмм, ди! Табылдык хуҗасы акчаларны үзендә калдырырга булган. Фото: proufu.ru http://intertat.ru
-
3нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне Кама Тамагында игътибарсыз калмый
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә әйләнде. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла. 29 ноябрьдә районның 15 кешесе инвалидлар декадасы кысаларында Казан циркына барды. Экскурсияне Анна Зубарева җитәкчелегендәге район инвалидлар җәмгыяте оештырды. 5 декабрьдә районның барлык инвалидлары Кама Тамагы...