28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Россия Төркия белән визасыз режимны бетерә
2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Төркия белән визасыз режимны гамәлдән чыгара. Бу хакта РФ чит илләр эшләре министры Сергей Лавров җиткергән. "Россия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан, моңа кадәр Россия һәм Төркия арасында булган визасыз режимны бетерү турында карары кабул ителде, - дигән Сергей Лавров. http://intertat.ru
-
Ленар Яшен җитди юл һәлакәтенә юлыккан
Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли. "Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль...
-
Кама Тамагында кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге субъектларын федераль статистик күзәтү уздырылачак
2016 елда Татарстан Республикасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге субъектларын федераль статистик күзәтү уздырылачак. Аңа түбәндәге субъект категорияләре керә: коммерцияле корпоратив оешма булып саналучы юридик затлар; юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән кулланучылар кооперативлары; индивидуаль эшмәкәр сыйфатында дәүләт регистрациясе үткән фермер хуҗалыклары башлыклары; юридик белеме булмаган,...
-
Кама Тамагы башкарма комитеты социаль әһәмиятле эшләр өчен грант бирелүе турында хәбәр итә
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты хәбәр итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524 нче күрсәтмәсе нигезендә 2015 елның 10 ноябреннән 25 декабрьгә кадәр социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы үткәрелә. Конкурста катнашу...
-
Кама Тамагы үзәк район дәваханәсендә диспансерлаштыру тәмамланырга бер ай калды
2013 елның май ахырында халыкның аерым төркемен диспансерлаштыру программасы старт алды. Агымдагы елның апреленнән өстәмә диспансерлаштыру үткәрү буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде. Үзгәрешләр яшь нигезендә кайбер тикшерү төрләре үткәрүгә кагылды. Агымдагы елда үзәк район дәваханәсендә план буенча 2862 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. 2494 кеше тикшерелгән, 821...