23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
25 һәм 27 ноябрьдә Кама Тамагы штпда ут сүндерелә
25 һәм 27 ноябрьдә Кама Тамагы штпда сәгать 10.00нан 16.00гә кадәр ут сүндерелә. РЭС диспетчер хезмәте телефоны: 2-01-05.
-
Кама Тамагы Бәки авылында "Ситдыйка" мәчете ачылды (фото)
22 ноябрь Бәкидә мәчет ачылу тантанасына халык күп җыелды: бәкилеләр, шушы авылда туып- үсеп башка җирләрдә яшәүчеләр, күрше авыллардан имам-хатыйплар. Биредә хатирәләр яңарды һәм сүз гыйбадәт йортларының кирәклеге, мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек, һәм гомумән рухи-мәдәни нигезләребезне барлап, яшьләрдә әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт булдыру турында барды. Кече авыл саналып, йортлары да күп...
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
Үткән атнада ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 147 шалтырату кабул иткән, шуларның 13е авыллар буенча. Иң күбе ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерлары гипертония белән авыручыларга чыккан (25 тапкыр). Үткән атнада юл-транспорт һәлакәтләренә чыгу теркәлмәгән. Атна эчендә ЦРБга 12 пациентны дәвалауга салганнар. Тәмте, Сөйки, Олы Кариле табиблык амбулаторияләренә 31 чакыру башкарылган.
-
Кама Тамагы мәдәният йортында Әбри Хәбриев һәм "Рәвешләр" сатирик программасы булачак
24 ноябрьдә Кама Тамагы мәдәният йортында Әбри Хәбриев һәм "Рәвешләр" сатирик программасы булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.