7 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Каникул көннәрендә Кама Тамагы урта мәктәп укучылары өчен үзәк китапханәдә дәрес әзерләделәр
Каникул көннәрендә район үзәк китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең 4-нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Бубнова. Н.А. һәм Антонова И. Ф.) мәгълүмати дәрес үткәрелде. Китапханәчеләр "Бердәмлектә - көч" китап күргәзмәсе,"Минин һәм Пожарский" презентациясен әзерләделәр.
-
Кама Тамагы Иске Барыш авылыннан бер яшь матур кызга ноябрь бәйрәмнәре тормышында тагын бер мөһим вакыйга белән истә калды
Зөһрәгә 14 яшь тулды һәм ул тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданинының төп документын алды. Ул Иске Кәзиле урта мәктәбендә 8 сыйныфта укый. Җырларга һәм биергә ярата. Аның күңел түрендәге теләге - киләчәктә юрист булу.
-
Волонтерлар вузларга конкурссыз керә алачак
Россия Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы шул турындагы закон проектын эшли, дип хәбәр итә ТАСС. Алар фикеренчә, волонтерлар югары уку йортының профильле социаль факультетына конкурссыз гына керергә тиеш. Льготага социаль һәм хәйрия проектларында елына 105 сәгать эшләгән волонтер ия булачак. http://shahrikazan.com/
-
Илмира Нәгыймовага концерт куярга ире рөхсәт биргән
"Эльмира Сөләйманова белән бергәләп концертлар эшли башладык. Бергә концерт кую туында күптән хыяллана идек, менә быел Руслан (җырчы Руслан Кираметдинов) рөхсәт бирде. Улыбызга ике яшь тулды. Көн саен яңа сүзләр әйтеп куандыра. Гадәтләре дә үзгәрә. Менә бер атна элек бакчага йөри башлады. Камил елак түгел, бик аралашучан һәм кызыксынучан. Бакчада...
-
Кама Тамагы Осинники авылы китапханәсендә Суворов турында Суворовны искә төшерделәр
Осинники авыл китапханәсендә Халыкара бердәмлек көненә багышланган "Бердәм без көчле рухлы" исемле Суворов гаскәр башлыгы турында мәгълүмати дәрес уздырлды.