19 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагында терлекчелек буенча зона семинары узды
Дүшәмбе көнне районда зона семинар киңәшмәсе үткәрелде, анда терлекчелектә 9 айга йомгаклар ясалды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде. Семинарда Идел аръягы зонасыннан сигез район вәкилләре катнашты. Район мәдәният йортына зур авыл хуҗалыгы берләшмәләре директорлары гына түгел, бүлекчә һәм филиал, ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре дә җыелды. Семинар-киңәшмәнең...
-
"Татар кызы-2015" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесенә бүләккә автомобиль тапшырдылар
Чиләбе каласында кичә үткәрелгән "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчене билгеләде. 11 төбәкнең 12 чибәр, булдыклы һәм талантлы татар кызы арасыннан җиңүче "Трактор" боз аренасында 7 меңлек тамашачы алдында гала-концертта игълан ителде, дип бүген кич хәбәр итте "ЧилябинскСегодня" Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәгенә сылтама белән. Финалда ТР...
-
Кама Тамагында көз дәвам итә: яңгырлы көн көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Бүген көндезге сәгатьләрдә Кама Тамагында уртача 4-5 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы. http://intertat.ru/
-
АБАУ! Лениногорскида 53 яшьлек ир-ат үз өендә янып үлгән
Лениногорски районының Кузай авылында янган йортта 1962 елгы ир-ат мәете табылган. Янгын кичә 21 сәгать 49 минутта чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, бәла-каза тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан, дип белдерә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Кичә республикада янгын сүндерүчеләрне 69 тапкыр чакыртканнар. Алар 7 янгынны...
-
Әлфинә Әзһәмова "блондинка" булган!
Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова "Ерактагы йолдызым" җырына клип төшергән. Ләкин гадәттә көнчыгыш стилендә күрергә өйрәнгән җырчыбыз анда бөтенләй башка образда күренә. Әлфинә Әзһәмова - "блондинка" булган! Әлфинә ханым, чыннан да, чәчен буятканмы, юкмы - бу хакта үзеннән сорадык. - Клипны диңгез буенда төшердек. Аны төшерүче егетләр образымны үзгәртүемне, ягъни чәчемне...