27 апрель 2015 яңалыклары
-
Без- Тукайлы халык
Шушы исем астында Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган IV республикакүләм Тукай укуларларында актив катнаштылар. VIII сыйныф укучысы Сафина Лилия "Тукай иҗатында тәрбия", укучысы Мөхәммәтҗанова Алия ( татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саттарова Әлфия җитәкчелегендә) "Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап,...
-
Хәния Фәрхи: «Әни бала вакыттагы кебек иркәләде»
Җырчының хәлен белештек. Менә нәрсәләр сөйләде: - Әле ерак гастрольләрдә, Нефтекамск, үземнең туган яклар, Пермь, Түбән Тагил, Екатеринбург якларында йөрибез, - диде Хәния Фәрхи безгә телефоннан. - 20 көнгә дип чыгып киттек. Иҗат гөрли. Өч көн әни янында тордым. Нәкъ бала вакыттагы кебек бик рәхәт булды. Мунчалар ягып, тәмле ризыклар...
-
Еруновлар гаиләсе Бөек Җиңүне каршыларга җыена
"ТРда язгы игелек атнасы_ матур эшләр эстафетасы" ирекле чара кысаларында Куйбышев Затон штп хакимияте, Затон урта һәм кадет мәктәбе укучылары сугыш ветераны Анатолий Николаевич Ерунов гаиләсендә булды. Евдокия Николаевна һәм Анатолий Николаевич Еруновлар 65 елдан артык бергә гомер кичерә. Гаилә 5 бала тәрбияләп үстергән, хәзер 11 оныклары, 17 оныкларының балалары...
-
Ничек яшисең ветеран?
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 1 февральдән 20 апрельгә кадәр сугыш ветераннарының торак-көнкүреш шартларын тикшерү кысаларында "Ничек яшисең, ветеран?" акциясе игълан ителгән иде. Сугышта катнашучылар, тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып тикшерү вакытында 671 ветеранның социаль-көнкүреш шартлары тикшерелеп, социаль паспорт төзелде. Шулардан сугыш инвалидлары - 7 кеше;...
-
Лизинг-грант
МР башкарма комитеты ТР Икътисад министрлыгының "Лизинг-грант" программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап конкурсы игълан итә. Конкурс сайлап алуында катнашуга заявкалар 23 апрельдән 22 майга кадәр "ТР кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программасын гамәлгә кую үзәге" ГКУда каубл ителә....
-
Фермерлар конкурсы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга ТРда яңа гына эшли башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча фермер хуҗалыфклары үстерү өчен грант бирүгә КФХ башлыкларын сайлап алуга конкурс игълан итте. МР башкарма комитеты КФХ башлыкларын сайлап алу турында конкурс игълан ителүе хакында хәбәр итә. Заявкалар 22 апрельдән 11 майга...
-
Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, хөрмәтле ветеран!
Габделһади Гайнетдин улы Зәйнуллин 1925 елның 25 апрелендә Балчыклы авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр колхозда эшләгән. 1943 елның февралендә фронтка алына һәм Беренче Украина фронты составында сугыша. 1944 елның 14 июлендә Житомир шәһәрен фашист илбасарларыннан азат иткәндә каты яралана һәм 7 ай хәрби госпитальдә дәвалана. 1945 елның февралендә туган...
-
Милли көрәш турниры
Шушы көннәрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган милли көрәш турниры булды. Иске Казиле урта мәктәбендә 5 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр билгеләнде. 10 сыйныф укучысы ЛенарСөләйманов мәктәпнең абсолют батыры дип танылды.
-
Конкурс
Иске Казиле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Яруллина шигырь сөйләүчеләрнең Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия конкурсында финалга үтеп, диплом белән бүләкләнде.