24 апрель 2015 яңалыклары
-
Мотоциклчы җиңел машина тәгәрмәче астында калып һәлак булган
21 апрель көнне, төнге 11 тулып 5 минут узгач, Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,"ВАЗ-2112" рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән "Сузуки" мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале...
-
Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары сизелерлек начарлану турында кисәтә
Россиянең Европа өлешенә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгуга бәйле рәвештә, 24-25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы сизелерлек начарлану көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе. Әлеге циклонның фронталь өлешләре узганда, республикада вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр күзәтеләчәк; көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең секундына...
-
“Запорожец” автомобиле кире кайта
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Россия дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге транспорт чаралары лабораториясе "Автомобильләр конструкциясе" НИИ белән берлектә автомобиль эшлиләр. Аның нигезе итеп "Запорожец" алынган. Моннан тыш ГАЗ-29 автомобиле базасында кроссовер эшкәртү дә планлаштырыла. Машиналарның якынча бәясе 290 мең сум, дип хәбәр итә auto.kazanfirst.ru
-
Машинада йөрү тагын да кыйммәтләнде
Машина йөртүчеләрнең баш бәласе артты. Апрель уртасында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы кыйммәтләнде. Анысын да тиз генә алам димә. Полис сатучылар үз тормышын да иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Дөрес, түрәләр моны законсыз ди. Тик каршы як та бирешергә җыенмый. Аларны бәя арту да туктатмый, 50 мең сум күләмендә штраф та...
-
Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән
Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән. Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр. Бу көннәрдә умартачылар кыштан соң умарталыкларны карыйлар һәм бөҗәкләрнең күпме дәрәҗәдә үлүен билгелиләр, бу күрсәткеч үткән еллардагыча 10 процент тирәсе тәшкил...
-
Бердәнбер сыер савучы Илгиз фермага чит ил машинасында йөри
Илгиз Борһанов көн саен эшенә - Бәрлебаш авылы фермасына - иномаркасында килә... сыер саварга. Ул авылда, хәер, бөтен Кайбыч районына да бердәнбер ир-ат сыер савучыдыр, мөгаен. Морза Бәрлебаш авылы егете Илгизнең әнисе сыер савучы булган. Шуңа да кечкенәдән әнисенә эшендә ярдәм итеп үскән малай өчен бу эш ят түгел. -...
-
«Теләсәгез, алыгыз, ул бала миңа кирәкми...»
Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми. Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан...
-
Яздан аерып булмый Тукайны...
Бәйрәмчә бизәлгән Үзәк китапханә каршында Тукай бәйрәмен шарлар һәм флажоклар тоткан китапханәчеләр "Бәйрәм бүген" җыры астында флеш-моб белән ачып җибәрделәр. "Яздан аерып булмый Тукайны..." - дип язган Равил Фәйзуллин. Әйе, апрель бөек Тукаебызны бүләк иткән илаһи ай. Апрель безне моңсу да иткән. Апрель ташулары кузгалыр-кузгалмас, нибары 27 ел яшәп, сөекле...