6 апрель 2015 яңалыклары
-
Пенсионерның актив тормыш позициясе
Бүген компьютер кирәкле нәрсә. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә, билетка заказ бирергә, балалар һәм оныклар белән скайп аша аралашырга мөмкин. Россия пенсионерлар союзының район бүлеге дүрт ел инде пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгына өйрәнүләрне оештыра. Бу вакыт эчендә 260 кеше өйрәнгән. Уңышлары да бар- күпләре республиканың төрле бәйгеләрендә...
-
Бүген тикшерүчеләр көне
Бүген ЭЭМ тикшерү аппараты - җинаять93 процентын ачыклаучы тикшерү органнарының иң зур структурасы. Ел саен илебездә 6 апрельдә РФ эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
-
Афәрин, Лилия!
3 апрельдә Келәнче төп мәктәбенең VIIIсыйныф укучысы Сафина Лилия математика укытучысы Ләйлә Кадыйрова җитәкчелегендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәк фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Безнекеләр беренче!
4 апрельдә Буа шәһәрендә йөзү буенча үткәрелгән республика ярышларында район командасы (тренер Александр Сорокин) беренче урынны алды. Котлыйбыз!