25 март 2015 яңалыклары
-
Яшь, актив, киләчәккә карап эшләүчеләр
Авыл җирлеге төрле тармакларда квалификацияле яшь кадрларга мохтаҗ, хәер, яшь белгечләргә ярдәм дә кирәк. Еш кына булганча, алар хезмәт хакы түбән булганлыктан һәм торак юклыгыннан авыл җирлегендә эшкә урнашмый, бары тик иң кыюлар гына туган якларына кайтып, кече ватаннарының патриотына әверелә. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе яшь...
-
Путин Рәстәм Миңнехановны сайлауларга кадәр Татарстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләде
Чәршәмбе, 25 мартта Рөстәм Миңнехановның Президентлык вакыты чыга. Владимир Путин аны сентябрьдә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика башлыгы вазыйфаларын башкаруын үтенде. Бүген Владимир Путин Кремельдә Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 25 мартта Миңнехановның республика Президенты вәкаләтләре төгәлләнгәнлектән, Путин аны агымдагы елның сентябрендә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләде,-дип хәбәр...
-
Ачык тыңлаулар
Быел өстенлекле милли проект унынчы тапкыр укытучыларга 200 мең сум күләмендәге грант өчен көрәшергә мөмкинлек бирә. -Әгәр 2006 елдан 2012 елга кадәр район укытучылары ел саен конкурста җиңеп килсәләр, соңгы ике елда бу планда бездә торгындлык,-дип билгеләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Кузеева. -Без әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән ике каендидатны...
-
«Йолдызлык» фестиваленең район этабы
Быел конкурс Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда 19 җырчы һәм ике бию төркеме катнашты.Кызганычка каршы, елның-елында әлеге конкурста катнашучыларның саны кими бара. Яшь артистларны әзерләү сыйфаты да төшә. Әмма быел олыкарилеләр шатландырды. Мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин ике бию коллективын хореографтан башка әзерләп, сәхнәгә чыгара алган. Әлбәттә, аларга әле эшлисе...
-
Иске Казиледә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Иске Казиле авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул кояш календаре буенча Яңа ел башлануын аңлата. Нәүрүз өч мең елдан артык барлыкка килгән мөселманнар йоласы. Бу көнне бәйрәмкунаклары тәм-томнардан авыз итте һәм рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Келәнчедә юбилей медальләр һәм бүләкләр тапшырылды
21 мартта Келәнче мәдәният йортында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләре тапшырылды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Ветераннар канәгать калды.
-
Югары белем алу оешмаларына максатлыкабул итүне оештыру һәм үткәрү тәртибе турына методи рекомендацияләр көченә керде
ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 ноябрендәге 886нчы карары нигезендә 2015 елда белем алу оешмалары чыгарылышларын югары белем алу оешмаларына максатлы кабул итү конкурсында катнашу өчен сайлап алуны оештыру буенча рекомендацияләр эшләнгән. Максатлы кабул итү - укулары федераль бюджеттан һәм ТР бюджетыннан финансланучы кешелщрдщн квалификацияле кадрларга предприятиелщр ихтыяҗы нигезендә югары...