17 март 2015 яңалыклары
-
Студентлар һәм укучылар арасында программалаштыру буенча ачык команда турниры
Казанда ТР студентлары һәм укучылары арасында программалаштыру буенча еллык ачык команда турниры үткәрелде. Анда укучылар һәм студентларның 45 командасы катнашты. Безнең районнан сөйки урта мәктәбе укучылары М. Глинникова һәм А. Маркина кергән укучылар командасы 35нче урынны алды.
-
Театр коллективлары бәйгесе дәвам итә
Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында театр коллективларының район сморт-конкурсы дәвам итә. Кичә Иске Барыш мәдәният йортында Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" спектакле күрсәтелде. Жюри фикеренчә, куелыш югары дәрәҗәдә анда ир-атлар катнашуы шатлыклы. Барлык рольләрне Иске барыш авылы халкы башкарды. Залда жюри әгъзаларыннан кала күпсанды тамашачылар да...
-
Бадминтон беренчелеге призерлары
Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Нияз Галиханов бадминтон буенча ТР беренчелегендә III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Яшь көрәшчеләр Х спартакиада катнашты
Шушы көннәрдә районның яшь көрәшчеләре ТР укучыларының милли көрәш буенча Х спартакиадасында катнашты.
-
Безнекеләр республика чемпионатында
Март башыннан район туристлары кайбер республика ярышларында катнаша. Болар - тау дистанцияләрендә спорт туризмы буенча ТР чемпионаты, ул 28 февральдән 1 мартка кадәр үтәрелде, 14-15 мартта җәяүле дистанциядә спорт туризмы буенча ТР Кубогының 1 этабында катнашты. 1 класслы дистанциядә беренче урынны Данил Минеев алды, 2 класслы дистанциядә Данил Минеев һәм...
-
Горурланып катнашабыз
12 мартта Казанда Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе үткәрелде. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары әлеге конференциянең "Драматургия.Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә катнашты. Әлеге бәйгедә барысы белем бирү оешмаларыннан 20 театр коллективы чыгыш ясады....