13 март 2015 яңалыклары
-
Беркем дә,бернәрсә дә онытылмаган
Бүген район мәдәният йортында "Бөек Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Кама Тамагы поселогында яшәүче тыл ветераннарына тапшырды. Әлеге медальгә лаек булган ветераннарга бүләкләре график нигезендә үзләре яши торган җирлекләрдә биреләчәк.
-
Сынау имтиханы
18 мартта Затон урта мәктәбе базасында 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән сынау имтиханы үткәрелә. Имтиханда 175 укучы катнашачак. Бу тугызынчы сыйныфлар өчен икенче сынау имтиханы. Районда 11 сыйныф чыгарылышлары өчен 4 имтихан үткәрелде инде. Аларның икесе түләүле нигездә, мәгариф идарәсе инициативасы, мәктәп һәм ата-аналар комитеты хуплавы белән иде. Ел...
-
Сәхнәдә авыл үзешчәннәре
Балтач авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Данил Сабировның "Өзелгән йөзем" драмасын куйды. Кичә авылда армия сафларында хезмәт итүче Ранил Гатауллинның солдат хатын укудан башланып китте. Ранил үзенең авылдашларга яхшы хезмәт итүе, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итәргә яраклы егет үстерүләре өчен әти-әнисенә зур рәхмәтле булуы...
-
Әлифба бәйрәме
Келәнче төп мәктәбендә 1 сыйныф укучылары өчен әти-әниләре катнашында Әлифба бәйрәме үткәрелде.
-
Игелек атнасы кысаларында
Олы Салтык урта мәктәбендә Игелек атнасы кысаларында башлангыч сыйныфларда сәламәтлек дәресе үткәрелде. 5-8 сыйныф кызлары актлар залында музыкаль зарядка үткәрде.
-
Өчпочмаклы хатлар
Олы Кариле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары мәктәп музеенда булып, сугыш елларында фронттан килгән хатларны укыды. Үзләре дә сугышта катнашкан туганнарына хталар язды, алар 9 майда сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырылачак.
-
Сынау имтиханы
Кичә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныфлар өчен рус теле һәм математикадан сынау имтиханы үткәрелде. Имтиханда укучыларның әти-әниләре дә катнашты.
-
Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе
Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе уздырылды. Бу юлы ул Игелек атнасына багышланган иде. Балалар бик тиз ризалашты һәм дәресләр тәмамлангач коридордагы өстәлләрдә төрле тәм-томнар, кулдан ясалгән әйберләр пәйда булды. Укучылар сатучы ролен оста башкарды һәм сатып алучылар да күп иде: балалар үзләре, укытучылар, әти-әниләр һәм мәктәп кунаклары - татар теле...
-
Кама Тамагы урта мәктәбендә игелек атнасы
Кама Тамагы урта мәктәбендә 1-2 сыйныф укучылары өчен 8 сыйныф волонтерлары оештырган "Күңелле стартлар"дан башланды. Кечкенә спортчылар скакалка сикерде, тупны тотарга, чылбырлап йөгерергә, обручка эләгергә һәм беренче булып киләргә тырышты. Сигезенчеләр исә аларга ярдәм итеп торды. Ярышта катнашучылар җылы тәэсирләр алды.