14 февраль 2015 яңалыклары
-
Ветераннарга сәяхәт кылгангда ташлама каралган
Әлеге тәкъдим агымдагы елның 1 февраленнән 30 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында Казанның туристлык-мәгълүмати үзәге кунакларга һәм башкала халкына сәяхәтләргә ташламалар бирә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә һәм концлагерь тоткыннарына даими сәяхәтләргә 50% ташлама каралган.
-
Мәдәният йортларында гашыйклар көненә карата чаралар
Кама Тамагы штп РДКсында 19.00дә Гашыйклар көненә карата мәдәни-күңел ачу программасы үткәрелә. Программада котлаулар, уеннар, призлы конкурслар, дискотека. Куйбышев Затонда Столяро исемендәге клубта 17.00дә Затон урта мәктәбе чыгарылышлары очрашуы, аннары 20.00дә бәйрәм дискотекасы була.
-
Мини-футбол буенча зона ярышлары
14 февральдә "Акчарлак" спорт комплексында район XXIX кышкы спорт уеннары кысаларында мини-футбол буенча зона ярышлары үткәрелде. Анда Олы Яңасала, Иске Барыш, Красновидово, Уразлино, Варварино, Осинники җирлеге һәм башка командалар катнашты.
-
Район башлыгы кубогына хоккей турниры
14 февральдә Кама Тамагы штпда муниципаль район башлыгы кубогына хоккей турниры үткәрелде. Анда Кама Тамагы,Затон, Тәмте, Олы Яңасала, Олы Салтык, Иске Казиле, Олы Кариле җирлекләре командалары катнашты.