13 февраль 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагының туган якны өйрәнү музеенда стендланы яңарттылар
Иң зур стенд 1979 елдан 1989 елга кадәр Әфганстанда хәрби хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларга багышланган. Анда безнең районның барлык сугышчы-әфганчылары портреты куелган. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде мәрхүм. Тагын ике стенд Советлар Союзы герое Михаил Чирковка һәм Дан орденының тулы кавалеры Николай Ларягинга багышланган. Музей хезмәткәрләре теләге булган һәркемне музейга...
-
Кышкы шиналар турында
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Таможня союзы комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 877нче карары раслаган "Көпчәкле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында"гы Таможня союзының техник регламентына 8нче кушымтаның 5 пункты таләпләре көченә керде. Әлеге пункт кышын (декабрь, гыйнвар, февраль) бозлы яки кар көртләрендә мондый өслектә файдалану өчен билгеләнгән, өч пикалы тау түбәсе һәм...
-
Яңа Сала башлангыч мәктәбендә Әлифба бәйрәме
Бүген мәктәптә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде.Бәйрәмгә әти-әниләр, "Айгөл" балалар бакчасына йөрүче балалар да килгән иде. Әлифба, Әлифба Беренче битеңне Ачкан көн хәтердә- Зур бәйрәм шикелле. Иң якын дустыбыз Булдың син гел безнең Һәр хәреф елмаеп Әйтте үз исемен. Әлифба, Әлифба Китәсең бит инде. Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. .
-
Район башлыгы кубогына хоккей турниры
15 февральдә сәгать 10да Кама Тамагы урта мәктәбе боз мәйданчыгында Кама Тамагы МР башлыгы кубогына хоккей турниры үткәрелә.
-
Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы булды
Кама Тамагы МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов 12 февральдә Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләрендә үткәрелгән гражданнар җыелышларында катнашты.
-
Виолеттага ярдәм кирәк!
Куйбышев Затон поселогында ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаилә яши. Кызлары Виолетта 20018 елның 27 февралендә, уллары Михаил 2009 елның 10 гыйнварында туган. Әниләре - Наталья Анатольевна Яранова, әтиләре - Яранов Михаил Николаевич. Виолетта туганнан бирле авырый, күп кенә медицина тикшерүләреннән соң аңа түбәндәге диагноз куела - нейрогенный порок развития...
-
«Ягез әле, егетләр!»
12 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел булу уңаеннан Кама Тамагы урта мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!" спорт ярышы үткәрелде. Ярышларда 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
-
Бәйрәм концерты
12 февральдә район мәдәният йортында Мәдәният елын ябуга һәм Россиядә Әдәбият, Татарстанда Парклар һәм скверлар елын ачуга багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм кызыклы булды, мәдәният хезмәткәрләре чарадан 2015 елга зур иҗат планы белән китте.