1 февраль 2015 яңалыклары
-
Укытучының эксперименталь эше
29 гыйнварда Тәмте урта мәктәбе базасында "Укытучының эксперименталь эше" темасына республика семинары үткәрелде. Семинарда Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан, Апас районы, КНИТУ өзеклекләрсез белем алу институты вәкилләре катнашты. Тәмте урта мәктәбе укытучылары Ләлә Алексеева, М. Потапова, Людмила Софронова, И. Коржова ачык дәрес күрсәттеләр. Семинарның икенче яртысында укытучылар семинар темасы буенча...
-
Көннең шактый бозылуы көтелә
Бүген, 1 февральдә, шулай ук 2 һәм 3 февральдә Татарстанда һава шатлаының шактый гына бозылуы көтелә. Кар, юеш кар, бозлы яңгыр, буран булуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр , юлларда кар көртләре, көчле бозлавык булуы ихтимал
-
Затон мәдәният йортының 50 еллык юбилее тулы зал белән узды
Кичә Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йортының 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде. Клуб фотоальбом битләрен карап, кичәне алып баручылар бу еллар эчендә клуб сәхнәсенә чыгып, тамашачыларны сөендергән поселок кешеләрен искә алды. Алар арасында тулы бер династияләр бар. Мәсәлән, Солдатовлар клуб сәхнәсендә беренче көннәрдән үк чыгыш ясый. Балаларын, оныкларын алып...
-
Даруханәләр тикшерелде
Кама Тамагы районы прокуратурасы даруханәләрне лицензияләү турындагы закон таләпләрен үтәү һәм даруханәләр эшчәнлегендә дарулар әйләнешен тикшерде. Тикшерү вакытында Кама Тамагындагы "Фарма-Рост" даруханәсендә "Бисакодил" препараты булмау ачыкланды. Шулай ук район прокуратурасы Кама Тамагындагы "Лига-Фарм" ООО даруханәсендә аның мөдиренең фармацевтика тармагында мәҗбүри эш тәҗрибәсе булмавын ачыклады. Нәтиҗәдә "Эшчәнлегекне аерым төрләрен лицензияләү турында"...