25 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Роберт Хәйруллин истәлегенә волейбол турниры
30 гыйнарда Кама Тамагы штпдагы "Акчарлак" спорт комплексында кичке сәгатьтә Роберт Хәйруллин истәлегенә волейбол турниры үткәрелә. Спортның әлеге төрен яратучыларны һәм җанатарларны бәйгегә көтеп калабыз.
-
Тәрбия сәгате
24 гыйнварда кадет мәктәбендә тәрбияче И.Гобәйдуллин Ленинград камалышын өзүгә багышланган тарих дәресе үткәрде. Камалыш 900 көн дәвам итә һәм 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре аны тулысынча өзә. Камалыш өзелүне билгеләп китү уңаеннан 1944 елның 27 гыйнварында бәйрәм салюты була. Хәзерге вакытта бу көнне шәһәрдә төрле бәйрәм һәм истәлек чаралары,...
-
Чыгарылышлар белән очрашу
23 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары әлеге мәктәп чыгарылышлары Гөлназ Камалиева һәм Виолетта Ларина белән очрашты. Кызлар хәзерге вакытта КФУның беренче курс студентлары. Алар КФУ, студентлар тормышы турында сөйләде һәм КФУга укырга керергә чакырды.
-
Ленинград камылышын өзүгә багышланган сыйныф сәгате
Кама Тамагы урта мәктәбендә Ленинград камалышын өзүгә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы Лариса Дорожкова 7-9 сыйныф укучылары өчен камалышлфы Ленинград буенча виртуаль сәяхәт кылды.
-
Тәмте урта мәктәбендә патриотик тәрбия айлыгы башланды
23 гыйнварда Тәмте урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына карата патриотик тәрбия айлыгы башлануга багышланган тантаналы линейка булды. Аңа Тәмте авыл җирлеге ветераннар советы рәисе В. Беляков чакырылган иде.