24 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бездә кунак
Затон урта мәктәбендә 5 сыйныф укучылары янында мәктәп чыгарылышы - КФУның физика институтының 4 курс студенты Сергей Головкин кунакта булды. Аның теплоход, толкач һәм танкерлар модельләре күпләргә таныш. Бу юлы ул планеталар, йолдызлар һәм галактика турында сөйләде. Укучылар Сергейга үзләрен кызыксындарган сорауларны бирде, фотографияләр карады.
-
Зарядка
Затон урта мәктәбендә һәр иртәдә мәктәп укучылары спорт залында иртәнге зарядка ясый. Аны 10 сыйныф укучылары әзерли һәм үткәрә. Укучылар күнегүләр комплексы эшләп, аны практикада уңышлы куллана.
-
Сыйныф сәгате
Иске Казиле урта мәктәбенең 5-11 сыйныфларында Варшаваны немец илбасарларыннан совет гаскәрләре тарафыннан азт итүгә 70 еллыкка багышланган бердәм сыйныф сәгате үткәрелде.