21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Республика IT-ярышларының беренче этабы
21 гыйнварда Кама Тамагы штпда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасында яшәп, өлкәннәр программасы кысаларында «Компьютер нигезләре» курсларында 2013-2014 уку елында компьютер грамоталыгы нигезләренә өйрәнүче пенсионерлар арасында II республика олимпиадасының беренче этабы булды. Республика турнирына бару өчен көрәштә районда яшәүче 34 пенсионер-компьютер курслары чыгарылышлары көч сынашты. Финалга икесе генә...
-
Белдерү
9 февральдә район мәдәният йортында Илназ Минвәлиев «Ярдәмләшеп яшик» дип исемләнгән яңа концерт программасы белән чыгыш ясый. Программада халкыбызның яраткан моңлы җырлары, тамашачы белән якыннан аралашу, халык уеннары, кызыклы тамаша. Тамашачыларны призлар, бүләкләр көтә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Билетлар РДК кассасында Тел: 2-13-58, 8-9625-619-227
-
Роберт Бернска багышланган кичә
Инглиз теле буенча сыйныфтан тыш эш укучыларга йөрәнелә торган ил гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге генә түгел, тарихта һәм мәдәниятта зур роль уйнаган танылган кешеләр белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Шотландлылар өчен Роберт Бернс милли горурлык символы булып тора. Быелның 25 гыйнварында аңа 256 ел булачак. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Кама Тамагы...
-
Идарә компанияләрен лицензияләү
1 апрельгә кадәр барлык идарә компанияләре лицензия алырга тиеш. 30 гыйнварга кадәр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә республика лицензия комиссиясе формалашырга тиеш. Татарстан Республикасында 232 идарә компаниясе 1 апрельгә кадәр эшчәнлекнең бу төренә лицензия алырга тиеш. Лицензия комиссиясенең беренче утырышын 30 гыйнварга кадәр үткәрү планлаштырыла, аннан соң утырышлар айга кимендә...
-
Методик совет утырышы
19 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбендә мәктәпнең методик совет утырышы булды. Анда ике мәсьәлә тикшерелде. Сәләтле балаларны ачыклау максатында мәктәп олимпиадаларын фән атналыклары кысаларында 3 сыйныфтан башларга булдылар. Бу максатларда аерым фәннәрдәнпроблемалары булган укучылар исемлеген аныклап, аларны 3 февральгә әңгәмәгә чакырырга хәл иттеләр.
-
Алда - имтиханнар
1 февральгә кадәр 11 сыйныф укучылары нинди фәннәрдән БДИ бирергә тиешлекләрен хәл итәргә тиеш. 9 сыйныф укучылары өчен бу срок - 1 мартка кадәр. Агымдагы елдан йомгаклау тесты дүртенче сыйныфтан кертелә. Белгечләр фикеренчә, балалар тест формасындагы еллык имтиханнарга күнегеп, БДИга әзерлек һәм аны тапшыру процессын җиңелрәк үткәрәчәк. Агымдагы елда чыгарылышлар...
-
Келәнчедә карантин
Кама Тамагы районының Келәнче авылындагы Комсомол урамында терлекләрдә котырыну авыруы булу сәбәпле карантин игълан ителде. Карантин вакытында (ике ай) әлеге территория чикләрендә йорт хайваннары сату һәм аларны чыгару тыела. Карантин чаралары таләпләре бозу ачыкланган очракта ТРда Россельхознадзор идарәсенә 8843-277-65-43 телефонына хәбәр итүегезне үтенәбез.