17 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Балалар уйлап табуы көне
17 гыйнвар - Халыкара балалар уйлап табуы көне. Кызыклы факт: мехлы колакчыннарны, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтын, су чаңгыларын, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны балалар уйлап тапкан. Без, өлкәннәр, балаларның күпкә кызыклы һәм нәтиҗәле эш итүләрен танырга тиеш. Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен Н. Никифорова мастер-класс үткәрде. Аннары балалар үзләре...
-
Сәламәтлек көне
Олы Салтык урта мәктәбендә һәр җомгада сәламәтлек көне үткәрәләр. Бу көнне укучылар да, укытучылар да бик теләп спорт белән шөгыльләнә.
-
Ветеран янында кунакта булдылар
Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Бари улы Гайфуллинда кунакта булды. Ветеран укучыларга сугыш елларында нинди авырлыклар кичеререгә туры килгәнлеге хакында сөйләде. Әңгәмә ахырында балалар аңа нинди дә булса ярдәм кирәкмиме дип кызыксынды.
-
Өйрәтү семинары
15 гыйнварда Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Доверие" тернәкләндерү үзәгендә гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен өйгә физит хезмте эшчәнлеген оештыру буенча өйрәтү зона семинары үткәрелде. Безнең районнан семинар эшендә тернәкләндерү үзәгенең бүлек мөдире Елена Козлова һәм социаль педагог Гөлназ Хөснетдинова катнашты.
-
Идел аша кичү ябылды
Кичә МЧС хезмәткәрләре Югары Ослан-Аракчино маршруты буенча Идел аша кичүне япты. Кышкы юл һава шартларына бәйле рәвештә ябылды.
-
Хәтер китабы басмага әзерләнә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына нәшер ителәчәк китап яу кырларында санитария инструкторлары, медсанбатларда, полк һәм батальон пунктларында, эвакогоспитальләрдә хезмәт иткән медиклар батырлыгы турында бәян итәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.