14 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
2015 елда әдәби юбилейлар сыйныф сәгате
13 гыйнварда Затон урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге башланды. Бу көнне барлык сыйныфларда "2015 елда әдәби юбилейлар" сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 10 сыйныф укучылары укучыларны 2015 ел юбилей елы булачак язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштырды.
-
"Ветеран" акциясе
Кышкы каникул көннәрендә Затон урта мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә поселокта яшәүче сугыш ветераннары һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар янында булды. Укучылар аларны Яңа ел белән котлап, көчләреннән килгәнчә ярдәм итте.