9 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Осинники мәдәният йортында сәхнәләштерелгән тамаша
7 гыйнварда Осинники авыл җирлегендә Раштуа бәйрәменә багышланган сәхнәләштерелгән балалар уены үткәрелде. Кичен мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен РФда игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында әкият һәм әдәбият геройлары Бал-маскарады булды. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен аерым үткәрелде.
-
Өстәл теннисы турниры
7 гыйнварда Сөйки урта мәктәбендә өстәл теннисы буенча гадәти Раштуа турниры үткәрелде. Ярышлар өч яшь төркемендә кызлар һәм егетләр арасында үткәрелде. Турнирда катнашучылар шәхси зачетта чыгыш ясады.
-
Тәмтедә Раштуа бәйрәмен ничек үткәрделәр?
7 гыйнварда Тәмте мәдәният йортында СДК һәм китапханә хезмәкәрләре әзерләгән сәхнәләштерелгән "Раштуа" балалар фольклор бәйрәме үткәрелде. Фойеның бер почмагында авыл тормышын гәүдәләндергән күргәзмә оештырылган иде. Тамашага килгән кунаклар элек әлеге бәйрәмнең ничек үткәрелүен, аңа ничек әзерләнүләрен генә карап калмыйча, үзләре дә тамашада бик теләп катнашты. Тамашачыларның күтәренке кәефе иң яраткан...
-
Хәйрия чыршысы
7 гыйнварда район үзәге мәдәният йортында районның мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен матур гадәткә әверелгән Яңа ел хәйрия чыршысы үткәрелде. Район мәдәният йортының иҗат коллективы инвалид балалар өчен "Золушка" әкиятен сәхнәләштергән иде. Матур һәм күңелле тамаша акрынлап дискотека залына күчте. Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына...