8 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Раштуа салкыннары
Бүген һәм иртәгә 9 гыйнварда республика территориясендә һава температурасының шактый салкынаюы көтелә. Бүген төнлә температураның 28-33 градуска, түбән урыннарда минус 37 градуска кадәр төшүе, көндез 23-28 градус салкын көтелә. 9 гыйнварда Татарстан территориясендә дә көчле салкын булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
-
"Күңелле стартлар"
6 гыйнвардар Кама Тамагы урта мәктәбе базасында кышкы савыктыру лагерында "Күңелле стартлар" яңа ел спорт бәйрәме үткәрелде. Аны мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Отрядлар өч командага бүленеп, төрле конкурсларда катнашты. Балалар шулай ук туп, обруч һәм волон кулланып, спорт күнекмәләрен ачу конкурсларында да катнашты.
-
"Кошларны ашатыгыз!" акциясе
Сөйки урта мәктәбендә кышкы каникул көннәрендә "Кошларны ашатыгыз!" дип исмеләнгән акция үткәрелде. Укучылар кошларга җимлекләр ясап, аларга кошлар өчен азык салдылар.
-
Өлкәннәргә ярдәм иттеләр
Олы Салтык урта мәктәбендә кышкы каникул көннәрендә тимурлык эше оештырылды. 6-8 сыйныф укучылары өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен белешеп, көчләреннән килгәнчә аларга ярдәм иттеләр.
-
Кышкы мәктәп яны лагеры үз эшен төгәлләде
Иске Казиле урта мәктәбе каршында эшләп килгән мәктәп яны кышкы лагеры үз эшен төгәлләде. Балалар бу көннәрдә рәхәтләнеп ял итте, төрле спорт уеннарында катнашып, киләсе уку чирегенә сәламәтлекләрен ныгытып, белем нигезләрен ныклап үзләштерергә әзер булды.