2 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады
Сөйки урта мәктәбендә Затон балалар музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Балалар музыка уен коралларында халык һәм класстк музыка башкарды. Укучылар чыгышын мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар карады. Очрашу матур тәэсирләр генә калдырды.
-
Туган якны өйрәнү музеенда булдылар
Яңа ел алдыннан мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Патриот" өстәмә белем бирү берләшмәсенә йөрүче укучылар районның туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды. Экскурсовод Рәсимә Нәҗмиева балаларг Богородское авылы үсеше тарихы турында сөйләде һәм туган ягыбызга багышланган экспонатлар белән таныштырды.
-
"Ачылмаган талантлар" конкурсы
Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар хезмәткәрләре арасында "Ачылмаган талантлар" дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Анда 11 кеше катнашты. Гран-при логопед Г. Хәсәновага бирелде. 1нче урында кече тәрбияче Е. Иванова, 2нче урын өлкән шәфкать туташы Н. Гыйззетдинова, тәрбияче Й. Мөбәриева, 3нче урында тәрбияче С. Хисмәтуллина, татар теле укыту буенча тәрбияче К. Заһирова...