29 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә кышкы лагерь ачылды
Кышкы каникул көннәрендә укучыларның ялын һәм савыктыруын оештыру максатларында кышкы мәктәп яны лагерьлары ачылачак. Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен мәктәп яны лагеры эшли башлады. Укучылар өчен тәҗрибәле укытучылары ярдәмендә ял оештырыла. Лагерь тормышы кызыклы һәм төрле булыр дип көтелә. Биредә укучылар спорт, интеллектуаль һәм күңел ачу...
-
Ике авыл җирлеге автомобиль алды
26 декабрьдә ТР муниципаль берәмлекләр Советының IX съезды булды. Анда муниципаль берәмлекләр арасындагы еллык конкурска йомгак ясалды. Кама Тамагы муниципаль районыннан анда Куйбышев Затон шәһәр һәм Олы Кариле авыл җирлеге катнашты. Бу көнне аларның башлыкларына яңа Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшырдылар.
-
Казанда Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды
27 декабрьдә Казанда Җиләк бистәсе территориясендә Кама Тамагы районының Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Кыш бабай һәм Кар кызы ярминкәне оештыручыларны һәм анда катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Клоун Тимоша шаян җырлар башкарды. Кыш бабай һәм Кар кызы аңа кушылып җырлады. Ярминкә вакытында җылы Яңа ел...