23 декабрь 2014 яңалыклары
-
"Эколидер-2014" конкурсында җиңделәр
Кичә Казанның "Корстон" сәдүдә-күңел ачу кмоплексында "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнңе табигатьне саклау эшчәнлеген кызыксындыру, шулай ук экологик теманы яктырту белән шөгыльләнүче республика массакүләм мәгълүмат чаралары эшен активлаштыру максатында үткәрелә. Конкурста ТРның зур предприятие, муниципаль берәмлекләр...
-
Конкурсның зона этабында җиңде
Сөйки урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ольга Гончарованы "Мелодинка-IV" Бөтенроссия музыка конкурсының зона этабында җиңүе белән котлыйбыз.
-
Музыка мәктәбе укучылары иҗади яңа ел очрашуында катнашты
Баян классы буенча укытучы Ю. Шишканова укучылары Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен үз программаларын тәкъдим итте. Кунаклар исә үз чиратында музыкаль аерым әсәрләрне оригиналь башкаруны һәм рус халык музыка уен кораллары оркестры чыгышын күрсәтте. Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.
-
"Өмет яры" приюты кунаклар кабул итте
Кама Тамагы районының "Өмет яры" приютында "Зарница" производство берләшмәсе генераль директоры, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Артур Габдуллаҗанов һәм "Бердәм Россия" партиясе члены, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фиркасе члены Владимир Кондратьев кунакта булды. Дустанә әңгәмә вакытында алар приют тормышы һәм аның проблемалары белән кызыксынды.
-
Республика Яңа ел чыршысында катнашты
"ТатнефтьАрена"ның Боз спорт сараенда республика Яңа ел чыршысы булды. Анда безнең районнан 16 бала - мәктәпнең иҗтимагый тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, ятим балалар катнашты. Әлеге тамашада Советлар Союзы герой Михаил Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Дмитрий Афанасьев та катнашты.
-
Яңа ел тамашасы көтә
25 декабрьдә район үзәгендә мәдәният йорты каршындагы мәйданда 15.00 дә төп Яңа ел чыршысы ачылышы була. Поселок халкы һәм кунаклар чакырыла. Бәйрәм программасында сезне сәхнәләштерелгән тамаша, биюләр, күңелле уеннар һәм конкрусларда катнашу, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы көтә.