Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 20 декабрь 2014 яңалыклары

    • 20 декабрь 2014 - 10:55
      Тәрбия сәгате
      18 декабрь Олы Салтык урта мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Раилә Сапдыйкова укучылар белән тәрбия сәгате үткәрде. Дәреснең темасы - "Шәфкатьлелек бизи кешене".
      654
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 10:44
      Олы Салтык мәктәбендә Яңа ел ярминкәсе
      Олы Салтык урта мәктәбендә Яңа ел алды ярминкәсе гөрләп үтте. Анда укучылар да, укытучылар да, техник персонал да актив катнашты.
      354
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 07:55
      Һава шартлары бозылу уңаеннан юлларда сак булу таләп ителә
      ТР гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 20 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада бозлавык, томан, кыска вакытлы буран, күз күреме бу вакытта 1000 метрга кадәр булуы, җилнең секундына 16 метрга кадәр булуын хәбәр итә. Бәла-каза килеп чыккан очракта бердәм ашыгыч хезмәт номеры - 112гә шалтырата аласыз. Бу телефонга тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин....
      330
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 07:50
      Лаеклы бүләк
      Район үзәгендәге "Акчарлак" спорт комплексында шахмат ярышлары үткәрелде. Анда Рудник урта мәктәбе укучылары Владислав Панчев, Максим Груздяев, Максим Хәйрулин актив катнашты. 11 сыйныф укучысы Алинә Миңнегалиева өченче урынны алды. Ул медаль һәм диплом белән бүләкләнде.
      452
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 06:56
      Күрелгәннәр гаҗәпкә калдыра
      Куйбышев Затон - елгачылар һәм суднолар ремонтаучылар яшәүче поселок. Биредә яшәүчеләрнең кәефе һәм иминлеге суднолар ремонтлаучы предприятиесендәге эшләр торышына бәйле. Ел ахырына килеп туган хәл, киләчәктә Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ хезмәткәрләрен нәрсә көтүе хакында предприятиенең генераль директоры Наил Вазыйхов белән сөйләштек. -Наил Альбертович, елны нинди күрсәткечләр белән төгәллисез һәм киләчәккә...
      375
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 06:05
      Иңне иңгә куеп
      18 декабрьдә районның физика укытучылары Кирельск төп мәктәбенә "Мәсьәләләр физика фәнен башка фәннәр белән бәйли" дип исемләнгән тема буенча киңәшмәгә җыелды. 25 ел хезмт стажы булган Венера һәм Азат Кәримуллиннар үзләренең бай тәҗрибәләрен хезмәттәшләре белән уртаклашты. Физика законнарын балаларга өйрәтеп кенә калмыйча, аларның практик әһәмиятен күрсәтеп бирү, тормышта кулланырга өйрәтү...
      367
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 05:59
      Кайнар эзләрдән
      7 декабрьдә Куйбышев Затоннан чыгу юлында юл кырыенда авыр хәлдәге ир атка юлыгалар. Сырхауханәгә алып барганда аңына килмәч вафат була. Травма бәяләмәсе буенча полиция хезмәткәрләре аны машина бәрдергән дип фаразлый. -Вакыйга урынын караганда бампер калдыгы ачыкланды, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Мозаффаров. - Әлеге калдык буенча машина маркасын якынча ачыклый...
      1567
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 05:53
      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен игътибардан читтә калдырырга ярамый
      Сөйки авылында аерым янгын посты хезмәткәрләре халык белән кисәтү әңгәмәләре үткәрү кысаларында йортларга кереп янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде һәм белешмәләр таратты.
      321
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 05:49
      Кисәтү әңгәмәсе үткәрелде
      19 декабрьдә Кирельск төп мәктәбендә Сөйки аерым янгын посты җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов кышкы каникул көннәрендә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрде.
      343
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 05:44
      Игътибар үзәгендә- яшүсмер
      Әрәм булуы җиңел, адәм булуы авыр һәм аларның хокукларын яклау- чираттагы районның балигъ булмаганнар комиссиясе утырышында административ тәртип бозган яшүсмерләр эшен караганда күңелгә шул гыйбарә килде. Бу юлы да комиссия членнары тыелган урыннарда тәмәке тарту, төнге вакытта өлкәннәр күзәтүеннән тыш урамда йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану, мәктәпкә йөрмәү фактлары буенча эшләрне...
      337
      0
      0
    Реклама