29 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 29 ноябрь 2014 - 06:48
    Бәйрәм концерты
    Кичә район мәдәният йортында "Кояш булса җылы, әни булса -күңелле" дип исемләнгән, җир йөзендә иң якын кеше - Әниләргә багышланган бәйрәм концерты булды. Залда утыручы әниләр. апа-сеңелләр һәм кызларыбызны МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков бәйрәм белән котлап, болай диде: "Халыкара Әниләр көне - җир йөзегндә яшәүче һәркемнең бәйрәм ул,...
    503
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 06:45
    Әниләргә багышлап
    Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 1-7 сыйныф укучылары Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Алар әниләргә багышланган шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.
    737
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 06:43
    Иң яхшы көндәлек бәйгесе
    Иске Казиле урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары бер ел дәвамында музей, театр, китапханә, концерт залларында булып, «Мәдәни көндәлек»нең махсус битләренә билге-тамгалар куеп бара. Көндәлекне пөхтә һәм эчтәлекле итеп алып барган гаиләләр республикакүләм "Иң яхшы көндәлек", "Иң мәдәниятле әти-әни" бәйгеләрендә катнашачак. Шушы максаттан алар Красновидово авылында М.Горький музеенда булдылар.
    407
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 05:31
    Юбилярда кунакта
    Тәмте мәдәният йорты хезмәткәрләре быел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Вера Федоровна Хитевада кунакта булды. Алар Әниләр көне алдыннан Вера Федоровнаны юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр.
    557
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 05:20
    Мөстәкыйль балалар
    21-23 ноябрьдә Затон урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" республика наркотикларга каршы проектының "Барысы да үз кулыңда" төркеме членнары Гөлинә Шиһапова, Камилә Гыйззәтова һәм Диана Закирова төркемдә актив эшләре өчен бүләк сыйфатында проектның республика сменасында катнашу хокукына ия булды. Әлеге кызлар арасында Гөлинә Шиһапова "Реклама продукциясенең кечкенә формалары" номинациясендә беренче урынын яулаган...
    1103
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 05:11
    Яңа туристлык комплексы
    Кичә ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрылыгында Югары Ослан, Спас (Болгар). Кама Тамагы һәм Балык Бистәсен берләштерүче бердәм туристлык комплексы булдыруга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә булды. Дүрт район территориясендә 71 кластер булдыру һәм модернизацияләү, шулай ук туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен шартлар булдыру күздә тотыла. Туристлык комплексы өчен гомуми...
    446
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 05:07
    Мөмкинлек кысаларын киңәйтеп
    Бүген безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 53 бала исәптә тора. Аларның күпчелеге тулы кыйммәтле тормыш белән яши, мәктәптә укый, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри, конкурсларда катнаша. Безнең район мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нәрсә тәкъдим итә ала? Районда 50 бала рәсми рәвештә инвалид, 18е - терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, икесенең күзе начар күрә,...
    362
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 05:02
    Үз җиренең хуҗасы
    Кеше эш янында таныла, диләр. Гомерен намуслы хезмәттә үткәргән шәхесләр тирә-ягыбызда күп. Язмамның герое - Кече Карамал авылында гомер кичерүче, вакытында районыбызның алдынгы механизаторларыннан берсе, бүген инде лаеклы ялда булган «Татарстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы», «Хезмәт Кызыл Байрагы ордены» кавалеры Шәһит Миңгалиев турында. Авыл малайларының күбесе яшьтән тимер-томыр белән...
    461
    0
    0
  • 29 ноябрь 2014 - 04:41
    Мәчет ачылуга-20 ел
    Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгән. Бигрәк тә авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, безнең Балтач авылында мәчет элек-электән булган. Ул тирә-якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп, тәрбия һәм гыйлем...
    495
    0
    0
Реклама