26 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2014 - 09:16
    Боз калынлыгы
    ТРда Россия МЧС ГУ мәгълүматларына караганда, 27 ноябрьгә безнең район акваториясендә боз калынлыгы 6-9 см тирәсендә
    392
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 08:19
    Музейлар укучыларны чакыра
    "Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында7 декабрьдә "Иң мәдәни беренче сыйныф укучысы" акциясе үткәрелә. Республиканың барлык музейлары, шул исәптән, безнең туган якны өйрәнү һәм Туфан Миңнуллин музейлары бу көннәрдә үзләрендә ата-аналары белән бергә беренче сыйныф һәм башка сыйныф укучыларын да кунакка көтеп кала. Укучылар өчен кызыклы сәяхәтләр, әңгәмәләр,...
    362
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 07:25
    Әни, мин сине шундый көттем...
    Әлеге гаилә турында беренче тапкыр яз көне ишеттем. Автобуста кайтканда бер чибәр кыз юлдашым булды, җитмәсә аралашучан булып чыкты. Ул елмаеп үз гаиләсе хакында сөйләде. Шул кадәр ярату хисе белән сөйләде ки, мин сүзнең гаиләгә тәрбиягә алынган эне-сеңелләр турында барганлыгын тиз генә аңлашып та җитмәдек. - Әнием, өченче баладан соң...
    464
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:16
    Бөтенроссия әбүнәче көне
    "Татарстан почтасы" УФПС 5-15 декабрьдә ТР почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә "Бөтенроссия әбүнәче көне үткәрә". Почта басмаларга каталог бәясенә карамастан, 10% ташлама бирә.
    371
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:11
    Юбилярларны хөрмәтләделәр
    Россия пенсионерлар союзының Кама Тамагы бүлекчәсе активистлары үз араларында һәрдаим юбилярларны котлыйлар. Чираттагы чара "Юбилей елы сәламәтлек алып килсен!" исеме астында үткәрелде. Әлеге чара "Акчарлак" СОК базасында шөгыльләнүче "Сәламәтлек төркеме"ндә катнашучылар арасында үткәрелде. Бу юлы алар Людмила Носкованы хөрмәтләде. Быел мондый чара унынчы тапкыр уздырыла һәм киләчәктә тагын да булачак,...
    364
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:06
    Раил иң яхшысы
    "Акчарлак" спорт комплексында быелгы көздә армия хезмәтенә алынырга тиешле егетләр арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча үткәрелгән республика спартакиадасының зона этабында гер күтәрүдә шәхси зачетта Кама Тамагы штпдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетынең беренче курс студенты Раил Галиәскәров иң яхшы күрсәткечкә иреште. Аның көндәше - Буа ветеринария техникумы студенты Булат Гыймадиев герне...
    458
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:04
    Сыйныф сәгате
    Тәмте урта мәктәбендә 6-11 сыйныфларда коррупциягә каршы "Уңыш" республика программасы буенча сыйныф дәресләре үткәрелде.
    433
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:53
    Татар телен өйрәнәбез
    "Родничок" балалар бакчасында балалар татар телен икенче яшь төркеменнән таныша башлый, ә урта төркемнән "Балалар бакчасында рус телле балаларга татар телен өйрәтү" программасы буенча шөгыльләнә башлый. Балалар белән тәҗрибәле укытучы Д. Миңнуллина, шулай тәрбиячеләр эшли. Нәниләр татар телен балалар бакчасында төрле формада өйрәнә.
    393
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:50
    Боз өстендә шаяртырга ярамый
    ТРда Россия МЧС ГИМС инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Илһам Вәлиев Кама Тамагы татар уртамәктәбе укучылары һәм укытучыларын кышын сулыкларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштырды
    366
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 05:44
    Малларны кышлату дәвам итә
    Кичә "Кама Тамагы" АХПың Кече Салтык бүлекчәсендә район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре катнашында малларны кышлату мәсьәләсенә багышланган күчмә киңәшмә булды. Киңәшмәдә малларны асрау һәм ашату технологиясе, сөт җитештерү йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
    962
    0
    0
Реклама