9 ноябрь 2014 яңалыклары
-
"Әни, мин сине яратам!"
1-29 ноябрьдә Россия почтасы һәм "Буыннар элемтәсе" хәйрия фонды Әниләр көненә багышланган "Әни. мин сине яратам!" Бөтенроссия социаль акциясе үткәрә. Акциядә теләсә кем катнаша ала.
-
Фото-күргәзмә
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге "Кулланма иҗат", "Кисү һәм тегү" өстәмә белем бирү (җитәкчеләре Ләлә Әхәтова), "Оста куллар" (җитәкчеләре Альбина Гыйззәтуллина) оешмаларында укучылар эшләнмәләреннән фото-күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучылар арасында иң яхшы эшкә конкурс үткәрелде.
-
Плюс 43 ташлама алучы
Агымдагы елның ун аенда социаль яклау идарәсенә "Хезмәт ветераны" исеме бирү һәм ташлама таныклыгы алу өчен 110 кеше мөрәҗәгать иткән. Шулардан 43 кешегә "Хезмәт ветераны" исеме таныклыгы тапшырылган.
-
Кешенең эчке дөньясы
Тәмте мәдәният йортында "Кешенең эчке дөньясы" темасына КФУның социаль психоллогия укытучысы Николай Савухин белән кызыклы очрашу булды. Әңгәмә-диалог танып белү характерында иде. Очрашуга килгән егет-кызлар күп кенә яңалык ишетте, кешенең эчке дөньсы структурасы белән танышты, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.