6 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 6 ноябрь 2014 - 08:09
    Кисәтү чаралары үткәрелде
    5 ноябрьдә Каратал авылындагы аерым пост хезмәткәрләре Каратал авылындагы йортларның янгынга каршы тору әзерлеген тикшерде. Ялгыз яшәүче өлкәннәр яшәгән урыннарга аерым игътибар бирелде. Ел башыннан кисәтү чаралары вакытында 84 торак йорт тикшерелде. Аерым пост хезмәткәрләре очрашу вакытында гражданнарга янгын чыгуның төп сәбәпләре турында сөйләде, аларга җаваплылык турында исләренә төшерде, җитешсезлек...
    384
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:56
    Территория төзекләндерелә
    Олы Карамал авыл җирлегендә территорияне, шул исәптән зиратларны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Биредә халык та зур активлык күрсәтә. Соңгы көннәрдә Бәрлегуҗа авылы халкы зиратны әйләндереп алуда актив катрнашты.
    403
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:51
    Бәйрәмне бергәләп
    4 ноябрь -Халыклар бердәмлеге көнендә Бәрлегуҗа авылы мәдәният йортында балалар көче белән бәйрәм концерты булды. Аны котлау сүзе белән Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин ачты. Ул авыл халкына җылы теләкләрен юллады. Концерт һәркемгә дә ошады. Соңыннан өлкәннәргә дә үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге булды.
    488
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:44
    Без бердәм!
    Кичә район халкы төрле милләт кешеләренең биредә яши һәм имин була алуларын тагын бер кат раслады. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган концерт күпмилләтле гаиләне берләштерде. Сәхнәдән заманча һәм татар, рус, мордва халык җырлары яңгырады. Башкаручылар арасында балалар да, өлкәннәр дә, тәҗрибәле артистларыбыз да бар иде. Әлеге кичәдә тамашачылар...
    412
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:37
    Кабул итү
    7 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә район Советы бинасында ТРда баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнар кабул итәчәк. Кабул итүдә шулай ук ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов һәм Татарстан прокуратурасы вәкилләре катнаша.
    408
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:33
    Бердәмлектә - көч!
    Кичә авылара үзәк китапханәдә Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Бердәмлек көненә багышланган чара үткәрелде Ул - дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, мәхәббәт һәм килешү бәйрәме. Укучылар алдында илебез тарихы мизгелләре җаналанды: халыклар өчен авыр болгавыр заман, ялган патшалар, халык ополчениесе геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский.
    467
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:23
    Йөзү беренчелеге
    "Акчарлак" спорт комплексында йөзү буенча район беренчелегенең ачык этабы үткәрелде. Александр Сорокин укучылары яхшы күрсәткечләргә ирешә. 8х25метрга крол һәм брасс алымы белән эстафета кызыклы булды. Крол алымы белән ярышуда беренче урынны кызлар алса, брасс алымы белән ярышуда егетләр беренчелекне бирмәде. Ярышларда әти-әниләр дә катнашты. Әлеге ярышлар яшь спортчылар өчен өйрәнүнең...
    557
    0
    0
  • 6 ноябрь 2014 - 07:15
    ГТО нормалары тапшырдылар
    5 ноябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә ГТО нормаларын тапшыру буенча чираттагы чара булды. Бу юлы Сөйки, Олы Кариле, Олы Салтык урта, Кирельск төп һәм кадет мәктәпләре ГТО нормаларын тапшырды. ЧАрада барлыгы 67 кеше катнашты.
    578
    0
    0
Реклама