5 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 5 ноябрь 2014 - 11:42
    Көзге турнир
    Көзге каникул көннәрендә "Акчарлак" спорт комплексында өч яшь төркемендә егетләр арасында ТР беренчелегенең зона ярышлары үткәрелде. 1 ноябрьдә кече яшьтәге футболчылар көч сынашты. Ярышларда Идел аръягының биш районы командасы катнашты. Бу көнне безнең район футболчылары иң яхшысы булды. Бүген урта төркем спортчылары көч сынашты. Биредә футболчыларыбызга нибары өченче урын гына...
    496
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 10:39
    Юбиляр
    Хәйруллина Дания Минһаҗ кызы 1924 елның 2 ноябрендә Балчыклы авылында туган. 2 ноябрьдә Дания Минһаҗ кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килде. Ул хөрмәтле Дания әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, МР башлыгы һәм үз исеменнән кайнар котлауларын җиткерде. Дания әби Балчыклы авылы...
    373
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 10:27
    Йомгаклау туры
    1-3 ноябрьдә Казанның Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараенда "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының республика сморт-конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Сморт-конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятны үстерүнең республика үзәге оештырды. Конкурс максаты - балалар театр иҗатын үстерү, балаларны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, үзенчәлекле балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр коллективларын ачыклау. Йомгаклау турында...
    436
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 08:32
    Теннис турниры
    Бәйрәм хөрмәтенә Тәмте СДКсында 4 ноябрьдә теннис яратучылар клубында катнашучылар арасында теннис турниры үткәрелде. Турнир йомгаклары буенча өченче урынны Сергей Карлов, икенче урынны Владислав Панов алды. Беренче урынны Ярослав Арсенов алды, аңа грамота һәм бүләк тапшырылды.
    516
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 06:43
    Котлыйбыз!
    2002-2003 елда туган егетләр арасында безнең район футболчылары агымдагы ел сезонында мини-футбол буенча ТР Беренчелегендә беренче урынны яулады. Котлыйбыз!
    454
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 05:45
    Җиңүчеләр арасында
    "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Салтык бүлекчәсе сыер савучысы Алсинә Гайнетдинова Казаннан республика конкурсы дипломанты булып кайтты. 31 октябрьдә ветеринария академиясендә аңа "ТР авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшысы"дип аталган һөнәри конкурста III урын яулаганы өчен диплом тапшырылды. Аңа Германиягә халыкара стажировкага сертификат һәм акчалата премия...
    989
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 05:41
    Ата-аналар җыелышы
    Кама Тамагы урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучыларын ДЙА һәм БДИга әзерләү буенча ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар алдында мәктәп директоры Елена Гыймадиева һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина чыгыш ясады. Нурзия Сәлихҗан кызы ата-аналарга укучыларга йомгаклау аттестациясен үткәрүдәге үзгәрешләр һәм яңалыклар турында сөйләде.
    529
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 05:36
    III дәрәҗә лауреатлар
    Кама Тамагы балалар музыка мәктәбенең "Яшьлек" вокаль ансамбле Казанда "Мин яратам сине, Россия" XV Бөтенроссия патриотик җырлары конкурсының "Ватаным, туган ягым" V республика этабының III дәрәҗә лауреаты булды.
    437
    0
    0
Реклама