1 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Батырлык дәресе
Олы Салтык урта мәктәбендә тарих укытучысы Флера Нурмиева 5-11 сыйныфлардан 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәү һәм Куйбышев шәһәрләрендә үткәрелгән хәрби парад турында сөйләде. Аларның Бөек Ватан сугышы чорында зур әһәмияткә ия булуын аңлатты.
-
Ант кабул иттеләр
31 октябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан кадет мәктәбендә 72 укучы ант кабул итте. Әлеге чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров һәм МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары катнашты.
-
Ветераннар пленумы
30 октябрьдә туган якны өйрәнү музеенда район ветераннар советының чираттан тыш пленумы булды. Аның эшендә ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты. Пленумда район ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Файгөл хәйбуллина билгеләнде.
-
Игътибар, балалар!
1-10 ноябрьдә көзге каникул көннәрендә ЮХИДИ "Игътибар, балалар!" акциясе үткәрә. ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә, яңгыр, юеш кар, бозлавык сак булуны таләп итә. Ноябрьдә шулай ук ДТП корбаннарын искә алу көннәре дә үткәрелә.
-
Кечкенә авыллар көне
30 ноябрьдә Кирельск авыл җирлегендә Мордва Каратае һәм Ишем авылларында кечкенә авыллар көне үткәрелде. Анда район Советы аппараты җитәкчесе, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.